Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

БДИ уку йортларына юл ача

Бердәм дәүләт имтиханы тулысынча гамәлгә кертелде инде, ә бу хактагы бәхәсләр әле дә дәвам итә. Мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан газета укучыларыбыз фикерен ачыкларга булдык.

Рания Хәйретдинова, Казан (Идел буе) федераль университетының биология факультеты, 1 курс:

Мин узган ел Олы Кайбыч мәктәбен тәмамладым. Рус теле, математика һәм биологиядән БДИ тапшырдым. Барлыгы 221 бал җыйдым, хәзер факультетның кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасында түләүсез укыйм, беренче сессиямне тапшырып йөрим. Документларымны өч уку йортына биргән идем, барысына да түләүсез бү­лекләргә үтә алдым, әмма КФУны сайладым. Миңа дусларым да, туганнарым да керә алмассың, диделәр. Ә мин бары тик БДИ ярдәмендә генә үтә алдым дип уйлыйм. Интернеттан онлайн-тестлар эшләп әзерләндем.

Илсинә Вилданова, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы:

Рус теле һәм математикадан кала, җәмгыять белеме белән татар теленнән БДИ бирәчәкмен. КФУның татар филологиясе факультетына укырга керер­гә телим. Мәктәптә укы­ту­чыларыбыз белән дә­рес­ләрдә һәм дәрестән тыш та көчле әзерлек ба­ра. БДИ китапларыннан, интернет челтәреннән тестлар эшлим. Рус телен­нән БДИ биреп карадык, эш­ләргә авыр булды ди­мәс идем.

Светлана Петрова, район мәгълүмати-методик үзәк белгече:

Агымдагы уку елында һәр мәктәптә рус теле һәм математикадан сынау рәвешендә БДИ узды. Федоровское урта мәк­тә­бен­дә район буенча рус телен­нән БДИ сынавы биреп карадылар. Бланклар тутыру буенча укучыларның әзер булуы күренде. Район бу­енча уртача балл 57,82, бары тик 8 укучы гына минималь чикне уза алмаган. Мәк­тәпләргә имтиханның С өлеше буенча әзерлеккә игътибарны арттыру бурычы йөклә­не­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев