Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сөй халыкның дөньясын”

Тукай елын озатуга, Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителде. Бу елда да бөек Тукаебызның бай мирасын халыкка җиткерүдә эш тукталмый. Әле шушы көннәрдә генә Олы Кайбыч мәдәният йортында шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.

Казан шәһәренең данлыклы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Кайбычтагы яшь тамашачыларына "Сөй гомерне" дигән шигъри-музыкаль композиция тәкъдим итте. Яшь артистлар Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Лия Вилданова, Илфак Хафизов Тукай шигырьләрен сән­гатьле итеп сөйләп, безне гүя Тукай яшәгән елларга алып кайтты. Алар ша­гыйрь­нең авыр балачак елларын да, иҗат тулы яшьлеген дә, Җаек шәһә­рендәге тормышын да күңелләрдә яңартты. Пианино, курай, гитарада уйнап, җырлар белән үреп бардылар бу кичәне, шуңа да вакыт узганы сизелмәде дә. Тамашачылар композицияне җылы кабул итте. Баш режиссер, РФнең атказанган артисты, "Бер­дәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бү­леге сәяси Советының мәдәният мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Рәшит Заһидуллин куйган бу композицияне Бельгиянең башкаласы Брюссельдә, Төркиянең Әнкара, Истанбул шәһәрлә­рендә яшәүче милләтәшләребез дә яратып караган. Аны Германия һәм Голландиядә гомер кичерүче татарлар да үзлә­рендә карарга теләк белдергән. Композициянең чит илләрдә дә татарча куелуы туган телебезне онытмаулары, аны ка­дер­ләүләре турында сөй­ли.

Әлеге чара мә­дәни казанышларны бө­тен республика халкына җиткерү максатындагы "Мәдәният һәм вакыт" ди­гән федераль партия проекты кысаларында узды. Анда партиянең төбәк башкарма комитетының муниципалетитлар белән эшләү буенча баш белгече Дамир Зарипов, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина да катнашты. Федераль проект кысаларында республиканың барлык районнарында да диярлек шундый очрашулар уза. Төрле иҗат кешеләрен үз эченә алган десантны һәркайда көтеп алалар. Соңыннан Рәмис Рафисович Тукайның Җаектагы томышы турында сөй­ләп, аның шагыйрь булып формалашуында якташыбыз Мотыйгулла хәзрәт­нең роле зур булуына тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукаебызның бай мирасы