Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Талантларны барлыйлар

Татарстан Республикасының халык артисты, Соравыл авылында туып-үскән моңлы сандугачыбыз Лидия Әхмәтова үзенең иҗат төркеме, укучылары белән районыбыз мәктәпләрендә очрашулар үткәрде.

Чүти, Зур Подберезье, Хуҗа Хәсән, Мәлки, үзе белем алган Иске Тәрбит мәктәпләрендә ул укучыларны татар музыка сәнгате, халкыбызның борынгыдан килүче дас­таннары, гореф-гадәтләргә нигезләнгән җыр-биюләре белән таныштырды. Җырчы белән бергә аның кызы Адилә Яруллина, Татарсанның халык артисты Георгий Ибушев, атказанган артист Роман Чуйнов, бөтенроссия күләмендә узган җыр бәйгеләрендә җиңү яулаган студентлары, "Сәйдәш" төркеме биючеләре чыгыш ясады. Алар мастер-класс та үткәрде, сәләтле балаларны тыңлап карады һәм киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соравыл авылы

2
X