Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бала гомере – иң кадерлесе

Бу атнаның дүшәмбесендә Олы Кайбычта һәм Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә район укытучылары катнашында җыелышлар узды.

Муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров әлеге җыелышта уку-укытуны нәтиҗәле итү турында сүз алып барды, педагогларга теләкләрен җиткерде. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров укучыларның иминлеген тәэмин итүгә басым ясады. Көзге каникуллар вакытында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы күлдәге бозга алданып кергән өченче класста белем алган өч баланың икесе батып үлә. Мондый бәхетсезлек очракларына юл куелмасын өчен барлык мәктәпләрдә дә аңлату эшләре алып барырга кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров