Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бии-бии остара

Үзешчән хореография коллективлары һәм аерым башкаручылар арасында үткәрелгән "Саф җилләр" республика смотр-бәйгесе Иске Чәчкаб төп мәктәбе укучысы Фирүзә Хәсәновага җиңү китерде.

Әлеге бәйгедә катнашкан 428 башкаручы арасыннан 27сен генә сайлап алдылар. Фирүзә жюрины үзлегеннән биергә өйрәнүе һәм үзе генә шөгыльләнүе белән гаҗәпләндерде. Казан шәһәрендә Тинчурин исемендәге театрда октябрьнең соңгы көнендә узган гала-концертта аның бәйге дипломантлары арасында булуы мәгълүм булды. Фирүзә өченче дәрәҗәдәге Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Аны зур җиңүе белән кайнар котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X