Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы директор – Иске Тәрбиттә

Укытучылар көне уңаеннан Казан шәһәрендәге "Корстон" күңел ачу үзәгендә зур тантана үткәрелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге, башка рәсми затлар, республиканың барлык районнарыннан да килгән укытучылар катнашында узган әлеге тантанада педагогларны хөрмәтләделәр."Безнең мәк­тәпнең иң яхшы директоры" грантына лаек булган 50 укытучы арасында Иске Тәрбит мәктәбе директоры Анатолий Васильев та бар. Татарстан Республикасында 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк" стратегиясен тормышка ашыру кысаларында игълан ителгән грант суммасы - 50 мең сум. Җиңүчеләрне билгеләгәндә директорның, укытучылар һәм укучыларның соңгы өч елдагы уңышлары исәпкә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит укытучы Корстон