Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китап – белем чишмәсе

Октябрь - барлык мәктәп китапханәчеләре, укучылар өчен шатлыклы ай, чөнки бик күп илләрдә "Халыкара китапханәләр" айлыгы билгеләп үтелә.

Әлеге айлык китапханәчеләрнең абруен арттыру, китапханәләргә балаларны мөмкин кадәр күбрәк тарту, аларда китапка мәхәббәт тәрбияләү максатында үткәрелә. Айлык барышында төрле чаралар, кичәләр уздырыла. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә 1 "А", 1 "Б" сыйныф укучылары өчен "Кәрзинемдә әкият" дип исемләнгән викторина булып узды. Бу чара 2011 нче уку елында яңа федераль стан­дарт­лар тәлапләренә туры китереп эшләнде.

Кичәдә, махсус мультемедиа чаралары кулланып, төрле кызыклы сораулар тәкъдим ителде. Шунысы сөенечле: укучылар китап ярата, сорауларга төгәл җавап бирделәр. Бәйрәм истәлеге итеп аларга бүләкләр дә тапшырылды. Бу кичә нәни укучыларыбызда китап укуга кызыксыну уяту, фикерләү сәләтен үстерүне күздә тотты. Китапханә ул - серле дөнья. Мәктәпнең эчке тормышы китапханә белән бәйләнгән. Һәр укучы бала безнең өчен бик кадерле. Аларның нинди китаплар белән кызыксынуын, китапханәгә йөрүен белергә тырышабыз. Шул уңайдан мәктәбебездә "Иң күп китап укучы" бәйгесе игълан ителде. Бу чаралар уку елында һәрдаим булып торачак. Алдагы уку елында да укучыларыбызны яңадан-яңа китаплар белән тәэмин итеп торырга насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап

2
X