Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Телләр белү – чиксез байлык

Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында "Балаларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәтү буенча авторлык укыту-методик комплектларын гамәлгә кертү" темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең район семинары узды.

Семинар программасына әзерлек төркемендә мәгъ­лүмати-коммуникацион технологияләрне кулланып дәрес оештыру, театральләштерелгән занятие һәм чыгышлар кертелгән иде. Мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече Мария Мөхетдинованың "Балаларга ике дәүләт телен өй­рәтү", балалар бакчасы мөдире Венера Сафиуллинаның "Балаларга рус телен өйрәтүдә яңа укыту-методик комплектлары", тәрбияче Гөлназ Гарапованың "Балаларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәтү буенча авторлык укыту-методик комплектларын гамәлгә кертү" темасына чыгышлары файдалы мәгълүматларга бай булды.

Семинарда "Яшел ут" район конкурсына нәтиҗәләр дә ясалды. Катнашучы балалар бакчалары арасында "Миләшкәй" беренче урынны алды, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында Федоровское авылының "Теремкәй" бакчасы тәрбиячесе Елена Гущинага тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар