Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Зирәк тиен» – татар теле сагында

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен мәктәп укучылары өчен "Зирәк тиен" бәйгесен үткәрә.

Әлеге бәйгенең максаты - укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның сәләтен үстерүгә ярдәм итү, сәләтле балаларны ачыклау. Министрлык биремнәр, аларга җаваплар бланкаларын мәгариф бүлегенә посылка белән җибәрә. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән һәр укучы 40 сум күләмендә оештыру взносы да түли. Биремнәрне эшләү өчен 1 сәгать 15 минут вакыт бирелә. Узган уку елында бу бәйгедә безнең районнан шактый күп укучы катнашты һәм җиңү яулады. Беренче урынга чыгучылар арасында Иске Тәрбит мәктәбеннән Наталья Николаева, Федоровское мәктәбеннән Катерина Серякова, Ксения Ситнова, Зур Подберезье мәктәбеннән Дарья Писарева, Бәрлебашы мәктәбеннән Илсөяр Рәхмәтуллина, Колаңгы мәктәбеннән Илназ Гарәфетдинов та бар. Алар министрлыкның Мактау кәгазьләре һәм портфельләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Зирәк тиен” бәйгесе мәктәп укучылары