Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган көнең белән, «Кайбыч таңнары»!

Март - күпсанлы газета укучыларыбыз һәм редакция коллективы өчен аеруча кадерле: чөнки 1993 елның мартында "Кайбыч таңнары"ның беренче саны дөнья күрде.

Газетаның елъязмасын кайсы елдан башларга икән, дигән сорау тугач, аның элеккеге редакторы, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев, документларга таянып, газетабызның рәсми төс­тә чыга башлавын май аена билгеләргә тәкъдим иткән иде. Чөнки Иделаръягы районнарындагы барлык газеталар да 1933 елның маенда нә­шер ителә баш­лаган. Яраткан шагыйребез редакциягә үз архивында сакланучы "Колхоз бригадасы" газетасының 25 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей санын да бүләк итте. Ул 1958 елның 10 сентябрендә чыккан. Газетабыз туган көнендә безгә һәр елны Шәүкәт абый котлау сүзләрен җиткереп шалтырата, ихлас тәбрик­ләү хатын юллый иде. Инде менә аны югалтуыбызга да майда бер ел була. Ә без, район газетасы журналистлары, үткен каләмле остазыбыз мирасына таянып иҗат итәбез, матбугат сүзен тәэсирле итү өчен тырышабыз.

Газетабызга Мәлкидән даими укучыбыз Владимир Моряков та котлау хаты юллаган. Ул болай дип яза: "Район газетасы халыкка иң якын мәгълү­мат чарасы ул. Без аның һәр санын көтеп алабыз, яратып укыйбыз. "Кайбыч таңнары" райондагы барлык яңалыкларны үзвакытында, дөрес итеп яктырта. Анда үз хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белүче журналистлар эш­ли. Коллективны газетаның беренче саны дөнья күргән көн белән кайнар котлыйм. Каләмегез тагын да үткенрәк булсын, дигән теләктә калам".

Газетаның электрон варианты аның географиясен тагын да киңәйтә. "Кайбыч таңнары"н планетабызның теләсә кайсы ноктасында укырга мөмкин. Электрон адресыбызны да хәбәр итәбез: www.kaibicu.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары”