Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Авыл-денс” бию коллективы “Йолдызлык –2013” фестиваленең финалына чыкты

    "Йолдызлык -2013" унөченче республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион ачык фестиваленең зона туры нәтиҗәләре анда катнашучылар өчен дә, сәнгать җитәкчеләре өчен дә көтелмәгән булмады.

    Район сайлап алу турын уңышлы үткән яшь талантлар Баязит Хәсәнов һәм Илгизә Хөсәенова, Ильвина Җәләлиева (кече төркемдә "Конферанс номинациясендә) ел ачышы булдылар. Чүпрәле районында да тиешле югарылыкны саклап кала алдылар. Баязит белән Илгизә фестивальнең дипломанты булды. Шул ук номинациядә уртанчы төркемдә Ильвина Җәләлиева өченче, Илназ Шәмсетдинов һәм Ләлә Хөсәенова икенче урынга чыкты. "Вокал-соло" номинациясендә кечкенәләрнең икенче төркемендә җырлаган Инзилә Вәлиуллина, Лилия Шамилова икенче урында, ә Камилә Сафиуллина белән Рәмис Закиров "Йолдызлык - 2013" фестиваленең зона турында дипломант булды. "Авыл-денс" бию коллективы да яхшы чыгыш ясады. Аларның "Лезгинка" һәм "Курчак" биюләре жюриның да, тамашачыларның да мәхәббәтен яулады. Балетмейстер Ренат Хәйруллин һәм коллектив җитәкчесе Рамилә Әблә­зова балаларга грузин халкының тиз, дәртле биюенең асылын төшендерә алган. Бу коллектив - өченче урында.

    - Призлы урыннар яулавы бер дә җиңел түгел. Бию коллективлары күп, аларның барысы да осталыкларын арттыру өстендә эшли, хореографиягә кызыксыну арта, күпләр биюнең күтәренке кәеф һәм энергия чыганагы икәнлеген аңлый. Элекке елларда коллективта бары кызлар гына биегән чаклар да бар иде. Безгә балетмейстер Ренат Хәйруллин килгәч, барысы да үзгәрде. Ул сәхнәдә чыгыш ясарга кыенсынып торган үсмерләр өчен кумирга әйләнде. Ренат - "Большие танцы" проекты катнашучысы. Без - анның коллективы, үзе өчен җан атып торабыз һәм чираттагы җиңүебезне аңа багышлыйбыз, - диде Рамилә Әбләзова.

    "Авыл-денс" бию коллективының иң яшь биючесе, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең беренче класс укучысы Раил Сөнгатуллин турында шуны гына әйтергә мөмкин: ул Чүпрәле районы мәдәният йорты сәхнәсендә дә тамашачыларның яраткан биючесенә әйләнде. Катлаулы хореографик алымнарныны җиңел һәм оста башкара кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Мин аны репетицияләр вакытында күрдем. Раилнең тырышлыгына кызыгырга гына кала. Ул - бөтен коллективның ил­һамчысы, төркемнең талисманы. Афәрин!

    "Авыл-денс" 15-18 апрель көннәрендә Казан шәһә­рендә үтәчәк суперфи­нал­га әзерләнә. 19 апрельдә Казан федераль университетының "Уникс" мәдәни-спорт комплексында республика каршында төрле номинацияләрдә 2-3 урыннарны яулаучылар, 26 апрельдә "Пирамида"да җиңүчеләр һәм гран-при ияләре чыгыш ясаячак. Көндәлек тырыш хезмәт һәм иң яхшы булу теләге безнең катнашучыларга уңыш китерер, дип өметләнәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: