Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское мәктәбендә “Дуслык чәчәге” дип исемләнгән милли мәдәниятләр фестивале узды

    Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары укучыларны бөтен халыклар белән дә дус булырга өйрәтә. Сәгатьләр буена нотык сөйләп түгел, ә төрле тәрбияви чаралар ярдәмендә.

    Мәктәптә милләтара аралашу культурасы булдыруга зур игътибар бирәләр. Андагы кебек "Дуслык чәчәге" дип исемләнгән милли мәдәниятләр фестивале әлегә районның башка мәктәпләрендә узмый. Ә монда ул өченче елын үтә инде. Быел 5 ноябрьдә узган әлеге фестивальне Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә үткәрелгән "Татарстан - уртак йортыбыз" этномә­дәни фестивале белән чагыштырдым. Охшашлыклар күп: ике фестивальдә дә Россиядә, Татарстанда яшәүче халыкларның дуслыгы, күпмилләтле мәдәнияте чагылыш таба. Икесендә дә төрле милләт вәкилләренең җыр-биюләрен карап, шигырьләрен тыңлап, халкыбызның чыннан да зур, бөек, бердәм булуына горурланып утырдык. Федоровское мәктәбендә өч сәгать узган фестивальне дә, район югарылыгына күтәреп, барлык укучыларга да күрсәтү бер дә артык булмас иде, минемчә. Алдагы елларда бездә дә Халыклар бердәмлеге көнендә район күләмендә әнә шундый фестиваль уздыру милләтләр дуслыгын ныгытудагы эшчәнлеккә яңа төсмер өстәр иде. Кайбычның кочагы киң - анда төрле милләт вәкилләре яши. Башка илләрдән дә мөһаҗирләр кайта башлады, күбесе бездә гражданлык алды. Ә фестивальне Борындык, Кече Мәме, Мөрәле, Колаңгыда күрсәтергә җыеналар. Чөнки Федоровское мәктәбенә бу авыл җирлекләрендәге авыллардан да килеп укыйлар. "Балаларының талантын ата-аналар да, авылдашлары да күреп шатлансын, бездә һәр бала кадерле", - ди укытучылар. Җәмгыятьнең киләчәге педагоглар хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Милли үзаңга тәэсир итүче чараларны киләчәкне күздә тотып уздыралар да инде.

    Укучыларның көзге каникулы, ә мәктәп аларның шат авазыннан умарта күчедәй гөжләп тора. Яллары булса да, фестивальгә 183 укучының 180е килгән һәм аларның бөтенесе дә төрле костюмнардан! Танырлык та түгел үзләрен, көн дә кия тоган мәктәп формасын милли киемнәргә алыштырганнар. Әнә коридор буйлап буйлы-буйлы үзбәк күлмәкләре кигән, чәчләрен әллә ничә толымга үргән "үзбәк" кызлары килә, янәшәләрендә - камзуллы, кәлә­пүш­ле егетләр. Ә төрле төстәге тасмалары асылынып торган чәчәкле таҗлы кызлар, һичшиксез, "Украинадан", чигүле күлмәкле егет-кызлар - Татарстаннан, рус милли киемнәрендәге укучылар үзләрен «Без Россиядән» дип таныштырды. Милли бизәкләр төшерелгән күлмәкләренә катлы-катлы тәңкәләр таккан кызлар - чувашлар. Бер читтә "чегән таборы" мәш килә, озын-озын алкалар, муенсалар такканнар, күлмәкләре куштан-куштан, егетләренең кулларында гитара, чибәр дә инде үзләре!

    "Дуслык чәчәге" фестивале нигезләмәсе буенча 1-11 класс укучылары үзләренә беркетелгән милләтнең дәүләт символлары, географик урыны, тарихы, халкы, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре турында презентация әзерләргә, үз халкының шагыйре язган шигырь сөйләргә, җырын, биюен башкарырга, милли ризыкларыннан күргәзмә оештырырга, ике курчакны үзең теккән милли кием белән киендерергә тиеш. Күрә­сезме, никадәр эш! Әле икенче елга шул халыкларның көнкүрешен чагылдырган йорт та бизәргә тиеш булачаклар. 11 класс безне Чувашия, унынчылар - Татарстан, 9 һәм 1 класс - Россия, 8 һәм 2 класс - Украина, 7 класс - Кыргызстан, 6 һәм 3 класс - чегән иле, 5 һәм 4 класс Үзбәкстан буйлап "сәяхәт" иттерде. Кайсы милләт турында чыгыш ясасалар, шул телдә шигырь сөйләделәр, җырладылар. Рус кызы Екатерина Серякованың "Мин яратам сине, Татарстан!" дип саф татарча шигырь сөйләвен, татар, рус, чуваш кызларының үзбәкчә "Чеп-чебиләрем" дип җырлавын, төрле милләт балаларының чувашча "Аннещем" җырын башкаруын бар да җылы кабул итте. Башка милләтнең телен, мәдәниятен хөрмәт иткән баланың үскәч тә шундый булачагына шик юк. Музыка укытучысы Алсу Миңнуллина өйрәт­кән аларны җыр-бию­ләргә. Мәдәният йорты директоры Зарима Турнаева рус халык биюләрен куйган.

    - Искиткеч шәп фестиваль булды бу. Кайчандыр үзем эшләп киткән коллективның шулай иҗади эшләвенә шатланып утырдым. Фестивальдән бер бала да читтә калмаган, барысы да шат, - диде кызының чыгыш ясавын карарга килгән Мөрәле мәктәбе укытучысы Фрат Җиһаншин.

    Федоровское укытучылары шушы фестиваль аша балаларга зур тәрбия бирә. Юк, фестиваль барышында экстремизм, террор дигән куркыныч сүзләр бер дә яңгырамады. Болай да аңлашыла: балалар киләчәктә дә Россия дигән зур дәүләттә тыныч яшәргә тели. Моннан берничә ел элек 1 сентябрь көнне Бесландагы мәктәптәге һәлакәт, террорчылар китергән башка афәтләрнең башка кабатлануын теләми алар. Максатлары - "Дуслык чәчәге"нең таҗлары елдан-ел киңрәк ачылсын.

    - Костюмнар сорап, Олы Кайбыч, Мөрәле, Колаңгы, Борындык, Кече Мәме, Федоровское мәдәният йортларына мөрәҗәгать иттек. Кайбер костюмнарны укучылар үзләре әниләре белән бергә текте.Үзбәк, кыргыз киемнәрен табуы читенрәк булгач, уйладым, уйладым да Казандагы Халыклар дуслыгы йортына чыгып киттем. Үзбәк­ләр­нең һәм кыргызларның Татарстандагы милли автономияләре җитәкчеләре Абдуманноб Абдулсаттаров, Бейшенбек Муканбетов янына бардым. Мин аларга мәктәбебезнең күпмилләтле булуы, анда рус, татар, чуваш, үзбәк, кыргыз балаларының белем алуы, үз халыкларының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәрен күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылуы, дус яшәвебез, барысының да тигез хокуклы булулары турында сөйләдем. Мәктәп бер генә милләт кысаларында эшләсә, анда башкаларга читен булыр иде. "Дуслык чәчәге" фестивален дә шуны күздә тотып оештырабыз. Гади авыл мәктәбендә шулай зурлап фестиваль уздыруыбыз, балаларны толерантлык рухында, башкаларның хокукларын һәм иреген хөрмәтләргә өйрәтеп тәрбияләвебез өчен укытучыларыбызга рәхмәтләрен җиткерделәр. Бейшенбек Муканбетов үзе дә килергә җыенган иде фестивальгә, әмма ул көнне аңа Мәскәүгә чыгып китәргә туры килде, - диде мәктәп директоры Михаил Серяков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: