Җырлап ачыла күңел

"Бездә дә матур итеп җырлаучы, биюче, өздереп гармунда уйнаучы өлкән яшьтәге кешеләр бар. Аларны бергә җыеп ансамбль оештырырга берни комачауламый, бары теләк, оештыручы гына кирәк", - диде муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, Казаннан килгән "Дуслык" ансамбле чыгышын карагач.
Хезмәт һәм сугыш ветераннарын үз эченә алган әлеге ансамбль Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Маликова җитәкчелегендә килгән үзешчән сәнгать осталары халкыбызның инде онытылып бара торган көйләрен яңгыратты, сигезле, бишле кебек биюләрне башкарды. Алай гына да түгел, биюләргә табын артында утыручы абый-апаларны да чакырды. Әнә шулай бергәләшеп биеп-җырлап вакыт узганы сизелмичә дә калды. Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, өлкәннәрне бәйрәм белән кайнар котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерде һәм:
- Олы яшьтәге кешеләргә гел назлы сүзләр генә әйтәсе килә. Сез моңа лаек. Яшьлек елларыгыз авыр чорларга туры килсә дә сез авырлыклар алдында каушап калмагансыз, тырышып эшләгәнсез, итәк тутырып балалар үстергәнсез. Көннәр буе эшләп, ай яктысында оекбаш бәйләргә дә вакыт тапкансыз. Барысы өчен дә рәхмәт үзегезгә, - диде.
Муниципалетит җитәкчесе район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллинага мөрәҗәгать итеп, бездә дә хезмәт һәм сугыш ветераннарының халык ансамблен оештырырга кирәк, диде. Сабантуй, 9 Май бәйрәмнәрендә тирә-юньне гармун тавышына күмүче Фәһим Хәялиев, оста җырчы Флера Фатыйхова, биюче Әлфия Закирова кебек талантлар эзләсәң, тагын табыла ул. Мондый чара өлкәннәрнең бертөрле көннәрен ямьләндерер, күңелләрен яшәртеп җибәрер, борынгы җыр-биюләрне барлауда, яшь буынга җиткерүдә зур роль уйнар иде.
Әлеге очрашуга район үзәк сырхауханәсе врач-терапевты Марат Бакаев та чакырылган иде. Район башлыгы өлкәннәргә сәламәтлекләрен даими тикшертү өчен сырхауханәдә барлык мөмкинлекләр дә тудырылуын әйтеп узды. Сәламәтлек барыннан да кадерлерәк шул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.13300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.9300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.24700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.38900
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.42800
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.50200
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14100
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?14700
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47600
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.45200
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.27000
-
2 гыйнвар 2021 - 13:01Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында хбәр итте.18000
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек”“Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.14500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:23Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек” “Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.14500
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика