Кайбыч энергетиклары аккошлар биюе биеделәр

Кайбычтагы оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре куйган концертларны көтеп алырга күнегеп киләбез бугай инде. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район электр челтәре, "Энергосбыт" оешмасы һәм санитар-эпидемиология хезмәте коллективлары тәкъдим иткән тамашаны да алкышларга күмде кайбычлылар.
Ничек көтеп алмыйсың да, үзебезнең арадан чыккан талантларга сокланмыйсың ди? Көндәлек тормышта электр чыбыклары белән эш итүчеләр, энергетиклар, Кайбычның санитар-гигиена иминлеген тәэмин итүчеләр арасында да сәхнә йолдызлары күп икән. Алып баручылар Рафил Әдиятуллин белән Нина Вишнякованы гына алыйк. Сәнгатьле сөйләүче, халыкны авызына гына каратып тота белүче Рафил - менә дигән җырчы, ә Нина ханым - биюче дә әле. Хезмәттәше, электр монтеры Валерий Нестеров белән керәшен биюен теттерделәр генә! Бу артистларның балалары да күптән инде сәхнәдә үз кешеләр. Рафилнең кызы Эльвина "Мәк чәчәге"н, ә Нинаның кызлары Диана белән Камилә яшьләр биюен башкарды. Санитар-эпидемиология хезмәте данын яклаучы Алсу Әскәрова, Муса Хисаметдинов, электр челтәре монтеры Алмаз Газимҗанов, Айрат Гарәфетдинов, егетләр ансамбле солистлары, электр монтеры Рафаэль Гыймадиевның кызы Гөлнара залны моң бишегендә тибрәндерсә, рок-н-рол биюче егет-кызлар күңелләрне җилкендерде. Аны электр челтәре хезмәткәрләре Илүсә Бәдретдинова, Илфат Сабитов, Рифат Хәйретдинов, Айнур Сафин, санитар-эпидемиология хезмәтеннән Гөлнара Сәгадиева, "Энергосбыт"та эшләүче Айгөл Сәлахова башкарды. Нәни йолдызчыклар - Иске Чәчкабтан апалы-сеңелле Ләлә һәм Илгизә Хөсәеновалар концертка ямь өстәде. Электр челтәрендә эшләүче "аккошлар" сәхнәгә чыккач, зал дәррәү рәхәтләнеп көлде, "Күршеләр" дип исемләнгән шаян сәхнә тамашаны сатира ноталары белән баетты. Оештыручылар залдагыларны бүләкләргә дә онытмады: табышмакларга зирәк җавапларны әйтүчеләр электр чыбыгы, лампочка, санитария табибы халаты, колба ише кызыклы призлар оту бәхетенә иреште. Әнә шулай, кая көлдереп, кая уйландырып, кая моңландырып, һәр тамашачының йөрәгенә юл таптылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә, "сездән соң концерт куючы оешмаларга сезне уздыру ай-һай авыр булачак!"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.30500
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.23500
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.4000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.17300
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.32800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.94600
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11100
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.44000
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51600
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.18700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30200
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.18700
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.16700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика