Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта яшәүче ветеран-укытучы Әлфия Авзалованың Татар дәүләт филармониясендә узган концертында катнашты

    "Мине Әлфия Авзалова концертына җырларга чакырулары көтмәгәндә булды", - диде Олы Кайбычта яшәүче ветеран-укытучы Флера Фатыйхова.

    Татар халкының җырчы сандугачы Әлфия Авзалованың 15 гыйнварда Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган концертына ветераннарның "Балкыш" республика фестивалендә чыгыш ясаган үзешчәннәрне дә чакырдылар. Алар арасында озак еллар буена мәктәптә, лаеклы ялга чыккач балалар бакчасында балаларны җыр серләренә өйрәткән Флера ханым да бар иде.

    - Без Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырларын тыңлап үстек. Казанга да чыгышларын карарга еш бара идек. Бу концертта безгә Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Бәширә Насыйрова, Резедә Шәрәфиева, Нәфкать Нигъмәтуллин кебек танылган артистлар белән бер сәхнәдә җырлау бәхете елмайды. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Мин үзем Кайбыч тамашачыларына яхшы таныш булган "Умырзая" җырын башкардым. Аны "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе аша алып барылучы "Җырлыйк әле" тапшыруында да җырлаган идем,- диде Флера апа.

    Әлеге концертка ул район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова һәм "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина белән бергә барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: