Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Питрауда Олы Тәрбит әбисе министрга чиккән кулъяулык бүләк итте

    Питрауга барыр алдыннан "Болгар" радиосы аша Мамадыш башкарма комитеты җитәкчеснең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнованың әлеге бәйрәм хакында журналистларга биргән әңгәмәсен тыңлаган идем. Ул тыңлаучыларны кунакка чакырды һәм "Питрау узучы Җөри авылы артык зур булмаса да, аның бар кешене дә үзенә сыйдыручы зур аланы бар. Универсиаданың футбол стадионы 45...

    Татарстанда гына түгел, Россиянең керәшеннәр гомер кичерүче тө­бәклә­рен­дә яшәүчеләрне, төр­ле милләт вәкилләрен үзенә җыйган Питрауның күңел түре иркен икәнлеген былтыр үзем дә күреп кайткан идем. Анда бер барган кеше кабат әй­ләнеп кайта, диюләре хак икән. Быел да ике автобуста юлга кузгалдык. Безнең автобуста Иске Тәр­бит авылының "Сәү­дияр" фольклор ансамле җырчылары да бар иде. Гармунчылары Михаил Герасимов уйнап җибә­рүгә, җыр суздылар.

    Алар­дагы моңга исләрең китәрлек! Кайчандыр эн­җе бөртегедәй сибелеп, онытылып торган җырларны, карт әбиләрдән өйрәнеп, сәхнәдә яңгыраталар алар. Бүген дә Питрау кунаклары алдында чыгыш ясаячаклар. Әнә шулай Мамадышка кадәр җыр озата баргангадыр инде, юл ераклыгы сизелмәде дә.

    Быел Тырлау аланы тагын да ямьлерәк итеп бизәлгән, оешты­ру­чы­лар­ның тырышулары әл­лә каян күренеп тора. Мо­ның шулай булуы аңлашыла да, быелгы бәйрәм, мәдәни Универсиада программасына кертелеп, Ха­лыкара дәрәҗәдә ди­яр­лек уза бит. Казаннан кил­гән дәрәҗәле кунаклар арасында Универсиадага төрле илләрдән җыелган спортчылар да бар иде. Шуңа да Питрауны ачу тантанасы өч телдә - татар, рус, инлиз телләрен­дә барды. Аларны милли киемнәрдән киенгән кызлар ипи-тоз, чәк-чәк, төр­ле төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләр җырлары белән каршы алды.

    Кайбыч ягы, Мамадыш, Балтач, Башкортстанның Бакалы районы һәм башка җирләрдә яшәү­­че керәшеннәрнең һәрберсенә сап-сары бү­рәнәдән "өй"ләр бүлеп биргәннәр. Безнекләр аны чигүле сөлге, мендәрләр, тукылган паласлар белән бизәде, нәкъ әбиләре яшәгән чордагы кебек. Өстәлдә - милли ри­зыклар. Универсиада спорт­­чылары мондый матурлыкны күреп "ах" итте. Олы Тәр­бит­тән килгән 76 яшьлек Агния әби Тараканова үзе чиккән кулъяулыкларның берсен аграр министр Марат Әхмәтовка,

    икенчесен безнең инвестор, Татарстан Керә­шеннәре җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоровка бү­ләк итте.

    - Эшләрегез гел уң барсын. Табыннарыбыз ик­мәк­ле булгач, әнә нинди шат халкыбыз. Безнең Кай­бычта да уңган кешеләр яшәвен үзегез беләсез, килгәлисез бит, газеттан беләм, - дип теләкләрен дә җиткерде.

    Агния әбигә сокланмаган кеше калмагандыр ул көн­не. Питрауга дип яу­лыгын да кичтән чигеп өлгерткән, әниләренеке кебек борынгы күлмәгенә үзе тегеп, чиккән ап-ак алъяпкыч япкан, йөзе дә нурлы.

    - Бакчадан чүп утап кер­гән арада да кулыма чи­гүемне алам.

    Ун ел элек сукырайган идем. Кайгыларны күп күр­­дем, Ижауга киткән җиреннән иремне поезддан бәреп төшергәннәр, яшьли алты бала белән тол калдым, армиядән кайткан улымның гомере чит җирләрдә өзелде. Ирем белән унбиш еллап яшәдек, каенанам Феокла белән 44 ел бергә тордык, бер-беребезгә иптәш булдык, - диде әбекәй. - Әнием дә сукыраеп үлгәч, нәсел чире миңа да килде, дип уйладым. Әмма Яшел Үзәндә дәваладылар, хәзер энәне дә күз­лексез саплыйм. Питрау бәйрәмендә әле беренче генә тапкыр катнашуым, килгәнемә бер дә үкенмим. Кайгыларны күп күрсәң дә, җырлыйсың да бит әле, дисең. Җырламыйча, гел кайгырып кы­на утырып булмый бит инде. Оныгым Марина да җырга оста, ул да монда.

    Марина һәм тагын берничә дусты "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашучы авылдашы Татьяна Леонтьевага җанатар булып килгән. Татьяна бер дә сынатмады, "Гореф-гадәтләрне яхшы белүче кыз" номинациясендә җи­ңү яулады.

    Ә җиңүче таҗын Тукай районы кызы Елене Чулаковага кидерделәр, илле мең сум акча да бирделәр.

    Питрау бәйрәмендә Кайбыч җирлегендә туып-үс­кән талантлар өчен шатланып кайттым. Татарстанның халык артистлары Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, "Бәрмән­чек" керәшеннәрнең дәү­ләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляковлар - безнекеләр бит! Халык алкышларга күмде чыгышларын. "Керәшен чибәре"ндә жюрида Артур белән "Сөембикә"дән безнең Гөлнур Сафиуллина да бар иде.

    Кичке сәгать биштә башланган Питрау таңга ка­дәр дә­вам итте. Бәйрәм төрле мәйданнарда узгач, барысын да тамаша кылып булмады. Соңыннан белдем: көрәштә үз авыр­лык­ла­рын­да җиңгән өч батырга өч җиңел машина бүләк иткәннәр. Халык уеннарында катнашучыларга да бүләкләрнең кәттәсе эләкте. Питраудан өйгә кадәр дә җырлар озатып кайтты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: