Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • ТРның һәм РФнең атказанган, ТРның халык артисты, якташыбыз Лидия Әхмәтова балачагы, студент еллары, тормышы, иҗаты турында сөйли

    Җырлый белү - ул табигый. Безнең өйдә барысы да уен ко­ралларында уйный белә һәм җырлый иде. Мин дә искәрмә түгел. Шуңамы икән, ул бездә әллә ни ис китәрдәй сәләт дип исәпләнмә­де. Без үскәндә радиодан Илһам Шакировлар, Әлфия Авзаловалар, Флера Сөләймановалар яңгырап тора иде. Алар да - көндәлек тор­мышның бер атрибутикасы.

    Мин 6нчы класска күчкән елны телевизор алдылар. Әллә нинди зур нәрсә бит инде телеви­зор ул елларда! Һәркемдә дә юк. Шул телевизордан еш кына балет тапшыралар иде. Тәмам гашыйк булдым бит балетка! Сылу бале­риналарга охшарга тырыша-ты­рыша биим, өйдә үзем генә кал­ганда. Үскәч, балерина буласым килә…
    «Талантым бармы, юкмы - мин каян белим?!» Тора‑бара балерина булыр өчен кечкенәдән әзерләнергә кирәк икәнлегенә тө­шендем дә, ул хыялдан баш тарт­тым. Әмма биюен барыбер бие­дем - гомер буена. Тугызынчы класста укыганда җырчы булам дип хы­яллана башладым. Бу хыялым­ны мәктәптә анкета тутырганда да язып куйдым. Әмма укытучым, мине янына чакырып алды да: «Музыка училищесына керер өчен талант кирәк, Лидия», - диде. Шулай бервакыт концерт белән Апаска бардык. Шунда мин, пластинкадан тыңлап, «Сияй, Ташкент» дигән җыр өйрәнеп башкардым, үзбәк биюе биедем. Концертта утырган мәдәният бү­леге җитәкчесе миңа мәдәният училищесына керергә киңәш итте.
    «Берегез баянда уйнарга өйрә­нер, берегез - җыр­ларга, икәүләп югалмассыз». Шулай диде әни. Һәм яңа гына армиядән кайткан Гена дәдәм белән мине Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга чыгарып җибәрделәр. Үзе­безнең клубка эшләргә кайтам, дип, вәгъдәләр биреп, кереп бул­мас инде, дип, курка‑курка бар­ганым хәтердә. Анда хор бүлегенә кердем. Бер дә авыр булып чыкмады: өлгерәм, хәтта башкаларга да булышам әле. Җырлата башла­дылар. Яңа ел концертында Фасил Әхмәтовның «Аккошлар» җырын башкардым. Абыйның укытучысы тыңлап торган да әйткән: «Сеңлең бик талантлы синең, нәрсә эшләп йөри ул монда, аңа Казанга укырга керергә кирәк - музыка училище­сына», - дигән. Абый мине җилтерә­теп Казанга алып китте.
    Әрсез диючеләр дә бар, әмма мин үземне тырыш дип исәплим. Кеше әрсезлек белән генә әллә ни ерак китә алмый ул. Ә менә ты­рышлык белән таулар күчерә ала. Талант белән тырышлык икесе бергә кушылса, ул зур бәхет инде. Безнең өлкәдә - бигрәк тә.
    Җырчы булу теләге бик көчле иде. Беренче урында минем өчен һәрчак уку торды. Күңел ачулар, уен-көлкеләр - берсенә дә исем китмәде, укыдым да, укыдым.
    «Әйбәт егет, игътибар ит, аның белән сиңа бик уңайлы булачак». Берзаман укытучым, Клавдия Щер­бинина, Рөстәмгә ишарәләп, шулай диде. Сүз уңаеннан: ул гаҗәеп укы­тучы иде, тавыш куя тор­ган атаклы педагог. Аңарда, миннән тыш, Ания Туишева, Венера Ганиевалар укыган… Ә булачак ирем, Рөстәм Клавдия Захаровнаның тормыш иптәше - Геннадий Щербининда укый иде, ул тромбон буенча бел­геч. Мин әле - беренче курста гына, Рөстәм инде икенчедә. Йөри бу ми­нем тирәмдә, йә елмаеп басып тора.
    Оялчанрак та булгандыр инде, тәртипле, әдәпле, юк бит, сүз башла­мый. Шулай итеп мин - өченче, ул дүртенче курска җиттек. Менә берзаман ул мине озата кайты­рга булды. Шунда кистереп әйт­те: «Миңа бүлмә бирәләр, сиңа өйләнергә телим». Җавабым: «Мин бит җырчы булырга җые­нам, Рөстәм, җырчыга кем өйләнә инде?» Ә ул миңа беренче курста ук җырлавымны тыңлап торып гашыйк булган икән. Хәзер дә җырлаганымны тыңлар­га бик ярата, иҗатымны хөрмәт итә. Шунда әйтеп салды: «Син җырчы булмый гына кара, юкса минем сиңа өй­ләнәсем юк».
    Гаилә ул - бик зур стимул. Әлбәттә, сине анда аңлап, хөрмәт итеп, үсәргә ярдәм итеп яшәсәләр. Үзен иҗатка багышлаган хатын‑кыз өчен бигрәк тә кирәк бу. Без бит, ничек кенә көчле, булдыклы булсак та, яклауга, таянуга мохтаҗ. Гаиләм булмаса, тормышымның мәгънәсе нәрсәдә булыр иде икән. Рөстәм минем өчен - бик зур таяныч. Каенанам да миңа: «Ял ит, арыгансың­дыр», - дип кенә тора иде. Юкса мин консерваторияне дә тәмамлап, аспирантурада да укып, ике баланы ничек үстергән булыр идек.
    Ярату ул - ихтирам. Бер‑берең белән тормыш авырлыкларын да, шатлык­ларын да күтәрергә, кичәр­гә әзер булу. Ярату ул - сүз сөйләү түгел, ул - гамәл. Рөстәм белән гашыйклык турында әллә ни сөй­ләшмәдек тә кебек, ничектер бик сөйләнми иде ул чакларда. Хә­зер генә мәхәббәт турында артык күп сөйләшә башладылар.
    Безнең гаиләдә беркай­чан да «татар-керәшен» темасы кузгатылмады. Икебез тара­фыннан гына түгел, ә әти-әниләр, каенана-каената тарафыннан да. Бу аларның культурасына бәйле булгандыр, мөгаен. Киресенчә, керәшен җырларын, мирасын ха­лыкка чыгарырга мөмкинлек ачыл­гач, Рөстәм миңа костюмнар әзер­ләп, бизәнү әйберләре ясап бирде, китаплардан карап, архивлардан эзләп өйрәнде. Геннадий Мака­ров һәм студентларым белән бергә оештырган «Сәлам» ансамбле өчен дә тамакса, беләзекләр, хәситәләр, баш киемнәре хәстәрләп бирде.
    Керәшен икәнлегемне Казанга килгәч кенә белдем. Безнең за­манда бу мәсьәләне артык күтәр­ми дә иделәр бит. Ә инде соңрак, 90нчы елларда, ул шактый кискен­ләште. Әмма безгә үзебезнең са­кланып калган йолаларыбызны күрсәтергә, ачылмаган мирасыбы­зны барларга мөмкинлек тә нәкъ шул елларда бирелде. Әтием белән әнием коммунист­лар иде, партия кешеләре. Безнең өйдә беркайчан да тәреләр тормады. Әмма өйдә иман бар иде. Мин дә балаларыма, хәзер инде оныкларыма әнә шул иманны сеңдерергә омтылам.
    Ул булмаса, мин үземә бу кадәр ышанмас идем. Рөстәмнең, ә хә­зер менә балаларымның да ыша­нычы, таяныч булуы илһамланды­ра мине. Улым Илдар белән, менә, юбилей концертына клиплар әзер­либез, ул минем - уң кулым. Кы­зым миңа багышлап җыр язган… үзе хәзер бәбиләр белән утыра, әмма күңелендә иҗат орлык­лары бар аның… Иҗатым белән гаиләм бербөтен булып үрелеп бара, шөкер.
    Мин эшенә үлеп гашыйк кеше. Көнемне, төнемне онытып эшләр­гә дә мөмкинмен. Норма, график кебек төшенчәләр - безнең эштә бик юк та бит инде алар. Кай­чан башыңда иҗади процесс туктый - син аны үзең дә белмисең. Һәм, гомумән, туктый аламы ул?! Юк­тыр… 24 сәгать буена нидер туып тора башта…
    Профессияңне яратмасаң, нинди генә уңышка ирешмә, барыбер эшеңнән ләззәт алмый­сың. Мин бу өлкәдә бик бәхетле кеше. Җырларга да яратам, укы­тырга да. Шулкадәр теләп, йот­лыгып укыдым училищеда да, консерваториядә дә, аспиранту­рада да. Һәр эшемне яратып башка­рам. Юкса гомер буена бер урында эшләмәс идем.
    Ирем Деринг оркестрында эшли иде. Ниндидер чыгышым вакытында Деринг мине күреп алган да сораштырган Рөстәмнән. «Бу синең хатыныңмы? Кил­сен әле миңа…» - дигән. Шулай итеп, мин кайчандыр Лундстрем җитәкләгән легендар оркестрга ба­рып эләктем. Хәзер менә филармо­ниянең джаз-оркестрын җитәклим. Бу - зур җаваплылык та, хезмәт тә, бәхет тә.
    Джаз минем тормышымда зур роль уйнады. Бу жанр өчен та­вышның да үзенчәлекле көйләнеш­ле булуы зарур, башкару стилисти­касының да үзенә бер төрле булуы кирәк, хәрәкәтләр, сәхнә пластика­сы да үзгә джазда. Узган сезонда зурдан кубып Зур джаз концерты әзерләгәндә, моңарчы булган бөтен багажымны эшкә җиктем. Джаз минем рухыма туры килә. Мин бу жанрда элегрәк тә җырлый идем, хәзер исә үзем җырлар иҗат итәм.
    Халык сәхнәдәге ясалмалыктан гарык булды инде. Мин эстрада­ны гына әйтмим, ул - аерым тема. Ә классика белән джаз - ул тере баш­кару һәм тере энергетика. Башка­ру техникасы ягыннан зур әзерлек таләп итәләр алар. Шуңа да бу сән­гатьтән чын ләззәт аласың.
    Безгә, татарга, джаз хас түгел, дибез, ә нәрсә, опера хас булган­мы? Романслар? Рөстәм Яхинның искиткеч матур, моңлы, аһәңле ро­манслары бар. Мин аларны шул­кадәр яратып башкарам. Без яшьрәк чакта Мөнирә Хәбибуллина исем­ле ханым музыкаль тапшырулар бүлеген җитәкли иде «Татарстан» радиосында. Ул безгә, җырчыларга, шалтырата да, әйтә: «Менә, Рөстәм Яхинның бер дә җырланмаган шун­дый әсәре бар…», «Фасил Әхмәтов яңа җыр китерде…» Без ноталар­ны алабыз, өйрәнәбез дә, килеп, язылып китәбез. Шуннан ул әсәр­ләрне радио аша тапшыралар. Юби­лей концертымда да башкарырга җыенам ул романсларны.
    Без үзебез татарга яраклаштырмасак, ул яраклашмаячак. Бу сән­гатьнең барлык төрләренә дә карый. Әгәр алар югары сәнгать тудырырга мөмкинлек бирә икән, нишләп кул­ланмаска ди?! Бу безне баета гына бит. Үзеңнеке янына тагын бер ма­тур бизәк килеп өстәлә. Кешенең күңел дөньясы баерак булган саен матур…
    Үз эшеңне җиренә җитке­реп башкара белсәң генә, син - чын профессионал. Шуңа бүген­ге күпчелек җыр­чыларның урыны сәхнәдә түгел, дип исәплим. Яшьлек белән аңлап җиткермәскә, кыла­нырга, чытлыкланырга була. Әмма синең академик белемең, осталы­гың, тәҗрибәң, талантың бар икән, син инде, беренче чиратта, үзеңне хөрмәт итәргә тиешсең. Ә үзеңә кадәр тамашачыны да хөрмәт ит­сәң - икеләтә әйбәт.
    Безнең оркестр дөньякүләм та­нылган джазменнар белән эшли. Анатолий Кролл, Игорь Бутман… Ә бит джаз-оркестр - гомумән, сирәк күренеш. Аларны Россия буенча да бармак белән генә санарлык. Һәм әлеге джазменнар филармо­ния оркестры коллективын яра­та, югары бәяли. Без хәзер тыгыз гастроль графигы белән яшибез. Бик күп мөмкинлекләр булдырыл­ды оркестр өчен. Ә мөмкинлекләр булган җирдә иҗат кайный.
    Луиза Янсуар
    («Татарстан» журналыннан алынды).
    БЕЛЕШМӘ:
    Лидия Алексей кызы Әхмәтова - ТРның һәм РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты. 1962 елның 17 октябрендә Кайбыч районы Соравыл авылында туа. Казан музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен, кон­серватория каршында аспирантураны, Россиянең Гнесиннар исемендәге Музы­ка академиясен тәмамлый. Педагогика фәннәре кандидаты, профессор. КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе мөгаллиме. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең джаз-ор­кестрының сәнгать җитәкчесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: