Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Бердәм Россия” утырышында

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч җирле бүлеге сәяси Советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Әлеге утырышка сәяси Совет әгъзаларыннан тыш беренчел бүлекчәләрнең секретарьлары да чакырылган иде.

Беренче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина барлык беренчел бүлекчәләрдә дә гомуми отчет-сайлау җыелышлары үткәрүнең үзенчәлекле яклары турында сөйләде. Партиянең җирле бүлеге конференциясен 10 ноябрьгә билгеләделәр.

Сәяси Совет секретаре урынбасары Рәмис Хәялиев партия активистларын агымдагы елның 14 октябрендә 45 нче Апас бер мандатлы сайлау округында узачак сайлаулар белән таныштырды. Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш районнарын үз эченә алган бу округтан ТР Дәүләт Советына сайланган депутат Туфан Миңнуллин вафат булу сәбәпле, яңа депутат сайлаячакбыз. Рәмис Рафисович әйтеп узганча, сайлау алдыннан праймериз 3 августта Тәтештә узар дип көтелә.

Киңәйтелгән утырышның көн тәртибе буенча "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән проект буенча фикер алышулар булды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова чыгышыннан күренгәнчә, Кайбычта бу акцияне уздыру матур традициягә әйләнде. Узган ел шушы акция кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче йөзгә якын укучыга ( шул исәптән 48 беренче класс укучысына) 143 мең сумга якын ярдәм күрсәтелгән. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" проектын уңышлы тормышка ашыру өчен барлык авыл җирлекләре башлыкларына да тиешле мәгълүматларны якын арада район социаль яклау бүлегенә тапшыру бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч