Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бердәмроссиялеләр яңа бурычлар билгели

"Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч җирле бүлегенең ХХ конференциясендә сәяси Совет секретаре итеп район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайланды.

Узган атнаның шимбәсендә үткән әлеге конференциядә беренчел бү­лек­чә­ләр­дән сайланган делегатлар, бүлекчә секретарьлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеровның ярдәмчесе Денис Левинсон, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, "Ак Барс" банкы җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, "Бер­дәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси Советы әгъзасы Хәлил Гыйниятов катнашты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, сәяси Совет эшчәнлеге белән таныштыру өчен сүз Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. Ул, әлеге партиянең илдәге әй­дәүче көч икәнлегенә басым ясап, алда торган бурычларга тукталды. Чыгышта яшәешнең барлык тармаклары да телгә алынды. Юллар тө­зү, яшь белгечләрне авыл­га тарту, яшь гаиләләрне торак йортлар бе­лән тәэмин итү, ипотека буенча йортлар салу, социаль тормышны яхшырту - киләчәктә дә өстенлекле мәсьәләләр булып кала. Доклад буенча фикер алышуларда чыгыш ясаган Надеждино авыл җир­леге башлыгы Екатерина Савельева да депутатлар һәм делегатлар игътибарын авыл халкының иң авырткан җире - юлсызлык мәсьә­лә­сенә юнәлтте. Аның өчен миллионнар белән исәплән­гән зур суммада акча ки­рәк. ТР Дәүләт Советы де­путаты Илшат Гафуров, сайлауларда үзе­нә ышаныч күрсәткән Кайбыч халкына тирән рәх­мә­тен белдереп, бу мәсьәлә­не Президент югарылыгында караячакларын әйт­­те. "Кайбычта әле соңгы араларда гына байтак эшләр башкарылды. Бердәмроссиялеләрнең активлыгы мине шатландыра, киләчәктә дә уңышлар телим", - диде региональ сәяси Совет әгъзасы Хәлил Гыйниятов. "Бердәм Россия" партиясенең Яшьләр гвардиясе җитәкчесе Лилия Мотыйгуллина үз чыгышында яшьләр оешмасының беренчел бүлекчәләрен барлык авыл җирлекләрендә дә оештыру, яшьләрне активлаштыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Җирле контроль-ревизия комиссиясе рәисе Фирдания Алиева 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чордагы эшчәнлек хакында сөйләде.

Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева һәм башкарма комитетның төзелеш бү­леге белгече Марина Пулянинага партия билетлары тапшырылды. Ябалак бүлекчәсе әгъзасы Гөлнара Идрисова, Мө­рә­ле бү­лекчәсе секретаре Ринат Зиннәтуллин, партянең җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе Илфат Шәрәфиев "Бердәм Россия" партиясенең региональ башкарма комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Сәяси Совет секретаре итеп Альберт Рәхмәтуллинны сайлады. Конференциядә сәяси Советның яңа составы расланды. Сәяси Совет секретарь урынбасарлары итеп район башлыгы урынбасары Рә­мис Хәялиев һәм "Бер­дәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина тәкъ­дим ителде. Партиянең ХХ төбә­к­ара конференциясенә делегат итеп Альберт Рәх­мәтуллин һәм Кошмандагы беренчел бүлекчә җитәкчесе Лилия Сафина сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” партиясе “Бердәм Россия” партиясенең Кайбыч җирле бүлеге Альберт Рәхмәтуллин