Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Депутат укучылар янында

Кайбыч муниципаль район Советы депутаты Рәмис Хәялиев Иске Тәрбит һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә узган парламент дәресләрендә катнашты.

Ул укучыларга бала хокукларын яклау, илебез һәм республиканың дәүләт төзелеше, законнар кабул итү тәртибе, депутатлар корпусы хакында бай мәгълүмат бирде. Яшь буынга хокукый белем бирү максатындагы парламент дәресләре 26-30 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән 2009 елдан башлап үткәрелүче дәреснең быелгысы Бала хокуклары турындагы конвенцияне өйрәнүгә багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X