Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кайбычта районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Бер генә ата-ана да баласын начар бул, дип тәрбияләми, һәркем тәртипле һәм инсафлы итеп үстерер­гә тырыша. Тик нишлисең, йөрәк пәрәң өчен кызарган вакытлар да була шул. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында да әти-әни­ләргә балалары өчен оялыр­га туры килде.

Яшүсмерләр, әнә шулай якын кешеләрен кыен хәлгә куюдан сабак алсыннар да, ялгышларын бүтән кабатламасыннар иде дә бит. Юк шул, арада, кабат хокук тәртибен бозучылар да бар. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова әйтүенчә, район авылларының берсендә яшәүче 16 яшьлек үсмернең тәртибе дә утырышта бер генә тапкыр каралмаган. Бу юлы ул әтисенә кул күтәргәне өчен җавап тотты. Йорт эшләрендә ярдәм итүен сорап йокыдан уяткан өчен улы суккач, әтисе түзми, бу хакта полициягә шалтырата. Бала нинди булса да кадерле шул. Бу ата да кызып китеп хокук саклау органына хәбәр итә итүен, ләкин утырышта аның тарафыннан әйтелгән «Төшләнеп, йокы аралаш шулай эшләгәндер», дигән сүзләр улын кызгану һәм яклау булып яңгырады. Комиссия бу яшүсмергә 5000 сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарды.
Транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш мотоциклда йөргән 12 яшьлек мәктәп укучысының да әнисенә дә шактый суммада штраф түләргә туры килгән.
- Әле ярый юл-транспорт һәлакәте килеп чыкмаган. Балалар юл хәрәкәте кагый­дәләре белән таныш түгел, аларның йөртү тәҗрибәсе юк. Улыгыз кеше таптатырга яки үзе имгәнергә мөмкин иде бит. Сез бу хакта уйладыгызмы? - диде Фатыйма Бикбова.
Комиссия, баласын тәрбияләү буенча тиешенчә шөгыльләнмәгән, аның исәнлеген һәм иминлеген кайгыртмаган өчен, әнисен кисәтергә дигән карар чыгарды. Ул утырышлар залыннан улы өчен җаваплылык тоюын әйтеп чыгып китте.
Очрашуның икенче өлешендә күп балалы һәм социальмәгълүмат яңгырады. «Яшүсмер-2017» профилактик операциясенең «Гаилә» этабын яктан тотрыклы булмаган гаиләләр өчен имин яшәү шартлары тудыру буенча а йомгак ясадылар. Профилактик рейдлар үткәрү срокларын да билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев