Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кулга алынган транспорт чараларын махсуслаштырылган стоянкага күчерү тәртибе турында

2012 елның 1 июленнән Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексындагы үзгәрешләр үз көченә керә. Анда әйтелгәнчә, кулга алынган транспорт чараларын махсуслаштырылган стоянкага күчерү, аларны саклау, тиешле чыгымнарны каплау, транспортны алып китү Россия Федерациясе субъектлары законнары таләпләре буенча башкарыла.

Законда шулай ук транспорт чаралары туктап тору һәм стоянкага кую кагыйдәләрен бозган өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларга административ җаваплылыкны көчәйтү дә каралган. Машина йөрү юлында туктап тору яки стоянка кагыйдәләрен бозып, башка транспорт чаралары хәрәкәтенә каршылык тудырган очракта, Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре транспорт чарасын кулга алырга хокуклы.

"Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында"гы Федераль законга тәңгәл рәвештә, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында урнашкан парковка (парковка урыннарын) булдыру һәм куллану (шул исәптән тү­ләүле нигездә) тәртибен субъектларның дәү­ләт хакимияте органнары бил­гели, ә җирле гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында - җирле үзидарә органнары.

Татарстан Республикасында 1 июльдән 17.05.2012дә кабул ителгән №24-3РТ "Кулга алынган транспорт чараларын махсуслаштырылган стоянкага күче­рү, аларны саклау, кайтарып алу, күчерү һәм саклау чыгымнарын каплау турында"гы закон гамәлгә керде. Татарстан Республикасы законында административ хокук бозуларга каршы юнәлдерелгән чаралар кысаларында кулга алынган транспорт чараларын махсуслаштырылган стоянкага кү­черү, аларны саклау, кай­тарып алу, күчерү һәм саклау чыгымнарын каплау тәртибе билгеләнде. Кулга алынган транспорт чарасын кулга алу карарын үтәгән затка тапшыру беркетмә нигезендә башкарыла. Машина йөртүче үзе булмаса, беркетмә ике понятой катнашында төзелә. Транспорт чарасын махсуслаштырылган стоянкага куйганда кабул итү-тапшыру акты төзелә. Махсуслаштырылган стоянкада транспорт чараларының исәбе алып барыла.

Машина йөртүче кулга алынган транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкада торганда килү хокукына ия. Бу хакта да махсус акт төзелә, кабул итү-тапшыру актында да бу турыда языла.

Транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкада булган вакытта тү­бәндәгеләр тыела:

- транспорт чарасының двигателен кабызу;

- пломба ярлыкларын йолкып ташлау.

Транспорт чарасын күче­рү (шул исәптән төяү-бушату эшләре), аны махсуслаштырылган стоянкада саклау чыгымнары түләнергә тиеш. Машина йөртүчегә транспорт чарасын кайтарып бирү Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексы нигезендә транспорт чарасын кулга алуны туктату вәкаләтенә ия булган затның язмача рөхсәте буенча башкарыла. Транспорт чарасын махсуслаштырылган стоянкадан кайтарып бирү турында да акт төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стоянка Кулга алынган транспорт чараларын махсуслаштырылган стоянкага күчерү