Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мәскәү тикшерүчеләре – безнең төбәктә

Бу атнаның чәршәмбесендә Кайбычка РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре килде.

Мәскәү тикшерүчесе Николай Соршнев (рәсемдә уңда) әйтеп узганча, әлеге визитның максаты - Казан шәһәрендәге "Дальний" полиция бүлегендә булган күңелсез вакыйгаларга бәйле рәвештә республиканың барлык төбәкләрендә дә тикшерүләр уздыру, гражданнарны кабул итү. Кибеттә сатучының кәрәзле телефонын урлаган дип әлеге бүлеккә китерелгән 52 яшьлек Сергей Назаровның гомере катлаулы операциядән соң өзе­лә. Гомеренең соңгы сәгатьләрендә ул үзен полиция бүлегендә шампан шәрабе шешәсе белән көчләүләре турында сөйләп калырга өлгерә. Кеше үлеменә китергән әлеге вакыйга бөтен илне те­трән­дерде. Бу хакта телевидениедән "Пусть говорят" тапшыруында да, "Время"дан, башка каналлардан да күр­сәт­теләр, әле хәзер дә тикшерү барышын даими яктыртып торалар. 21 мартта Казанга Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин килде. Россиянең Генераль прокуратурасы вәкилләре киңкырлы тикшерүләр уздыра.

Прокуратура хезмәткәр­ләре, берничә төркемгә бүленеп, районнарда эч­ке эшләр бүлекләре эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокуклары үтәлешенә күзәтчелек итү эшен оештыруны тикшерә. Генераль прокуратура тикшерүчесе Николай Соршнев һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы тикшерүчесе Олег Семенов район прокуратурасында эш оештырылышы белән танышты, адвокат, хокук сакчылары, журналистлар белән очрашты. Безнең белән очрашуында Николай Бо­рисович хокук сакчылары хезмәтенә бәябез хакында сорашты. Ул шулай ук районда хез­мәт хакларының үзвакытында бирелеп барылуы, яшүсмер­ләрнең буш вакытларын ничек итеп уздырулары, балигъ булмаган балалар арасында хокук тәр­тибен бозуларның торышы, нинди профилактик чаралар уздырылуы, халыкны эш бе­лән тәэмин итү чаралары белән дә кызыксынды.

Тикшерүчеләр "Кайбыч" полициясе бүлекчәсендә дә булдылар. Анда җәмә­гатьчелек тәртибен бозучылар, җинаятьләр кылуда шикләнүчеләрне вакытлыча тоткарлау камерасы, дежур частен тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәү тикшерүчеләре РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре “Дальний” полиция бүлеге

2
X