Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Полициягә ялган хәбәр бирсәң...

Кайбыч районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында яшәүче 15 яшьлек кызның ата-анасына карата административ эш ачты.

В.Ю.Давыдова 2012 елның октябре башларында иптәш кызы белән ачуланыша һәм, аңардан үч алырга теләп, нинди дә булса начарлык эшләргә тели. Корноухово авылы урамында ул иптәш кызына булган үпкәсен исенә төшерә. Клуб янындагы таксофон янына килеп, 02 номерын җыя, үзен башка кеше исеме белән танытып, Ульянково авылы урамында билгесез кешеләр Л.В.Давыдованы кыйнаганнар, дип полициягә хәбәр итә. Югыйсә, бу кичтә алар бер-берсе белән урамда бөтенләй кү­решмәгән була. Әлеге кыз, полиция бү­легенә шалтыратып, аларга ялган хәбәр җиткерә. Закон бу яшьтә хокук тәртибен бозучыны административ, шулай ук җинаять җаваплылыгына тарта алмый. Бу очракта балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча үз бурычларын тиешенчә үтә­мәгән өчен РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе буенча аның ата-анасы җавап бирергә тиеш. Тикшерү материаллары нигезендә кабул ителгән карар урында тикшерү өчен Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелде.

Нәтиҗәдә, балигъ булмаган кызның әнисе административ җаваплылыкка тартылган: аңа кисәтү ясалган. Әнисе һәм балигъ булмаган кыз белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы прокуратурасы