Кул-кулны юа...
Ришвәтчелеккә каршы кискен көрәшнең беренче нәтиҗәләре күз алдында. Әле тегендә, әле монда "кул кулны юган" очраклар ачыкланып, гаеплеләргә тиешле җәзасын биреп торалар. 9 декабрь Бөтендөнья ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Аны үткәрү кирәкме һәм нәтиҗәсе бармы дигән сорау белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Ландыш Зыядиева, Олы Кайбыч:
Әлеге көн турында хәбәрдар һәм аны билгеләп үтүнең әһәмияте дә зур дип саныйм. Ришвәтчелекне бер көндә генә җиңеп булмый, билгеле, тик шул рәвешле җинаятьчел күренешкә игътибарны юнәлтеп, без җирдәге барлык халыкларга да сөрән салабыз сыман. Мәгариф өлкәсендә эшләүче кеше буларак, шуны әйтә алам: киләчәк буыннарда ришвәтчелеккә каршы ныклы караш тәрбияләү өчен эшне мәктәптә үк башларга кирәк.
Рушания Кузнецова, Багай:
Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә аерым бер көн багышлап, барлык өлкәләрдә дә эшнең ал да гөл генә бармавын кабат исебезгә төшерәбез һәм хаталарны төзәтәбез, дип саныйм. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәлнең чын асылы белән таныштыра. Без укып йөргән чакта ришвәт бирү оят гамәл булып санала иде, ә хәзер ул адым саен очрый. Шуңа күрә дә аңа каршы Хөкүмәт үзе үк кискен көрәш башлады. Хәзер барысы да ачык, зыян күрүчеләр, махсус органнарга яки хокук сакчыларына мөрәҗәгать итеп, үз хокукларын яклый ала.
Михаил Серяков, Федоровское:
9 декабрьдә Е.Г.Тутаев исемендәге урта гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 класс укучылары арасында диспут оештырылды. Укучыларның мәсьәләнең асылын аңлап, чын күңелдән борчылулары мине сөендерде дә, гаҗәпләндерде дә. Алга таба нишләргә, ришвәтчелеккә каршы без нишли алабыз, дигән сорауларны уртага куеп, үзләре үк җавап эзләде. Минемчә, мондый карашлы яшьләребез белән уңай нәтиҗәләргә ирешеп булыр. Киләчәк буын өчен күңелем тыныч минем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев