Максат – ришвәтчелекне киметү
Кайбыч муниципаль районы башлыгы каршында оештырылган ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2012-2013 елларга эш планы расланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Алексей Макаров утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр белән таныштырганнан соң, районда ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын тормышка ашыруның торышын өйрәнгән эксперт группасы нәтиҗәләре турында сөйләде. Комиссия әгъзаларына танышу...
Кайбыч муниципаль районы башлыгы каршында оештырылган ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2012-2013 елларга эш планы расланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Алексей Макаров утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр белән таныштырганнан соң, районда ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын тормышка ашыруның торышын өйрәнгән эксперт группасы нәтиҗәләре турында сөйләде. Комиссия әгъзаларына танышу өчен бирелгән план әлеге группа тәкъдимнәрен һәм башкарма комитет җитәкчесенең 2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән 343 нче карарына нигезләнеп тулыландырылган. 2012-2014 елларга исәпләнгән программада районда ришвәтчелеккә киртә куючы өстәмә чаралар билгеләнгән һәм ул аерым юнәлешләр буенча ришвәтчелекне киметүгә юнәлдерелгән. Утырышта катнашучылар үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Ел дәвамында дүрт утырыш үткәрү карала. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр киң кырлы. Моңа район газетасы журналистлары катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрү, сөйләшүгә эшмәкәрләр, җирле ветераннар Советлары рәисләрен дә чакыру, врачлар һәм медицина хезмәткәрләре арасында ришвәтчелекне киметүгә багышланган чаралар оештыру, район үзәк сырхауханәсендә "Ышаныч тартмасы" урнаштыру, кайнар линия телефоннарын язып элү, сырхауханә хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек темасына тест уздыру һәм башкалар керә. Гражданнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләрен вакытында карауның торышын өйрәнү, гаризаларга анализ ясау, шулай ук аларда муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан ришвәт күренешләре хакындагы фактлар булуга игътибар итү, башкарма комитет бүлекләрендә электрон муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру мөһим.
Кайбыч районының контроль-хисап палатасы рәисе Рөстәм Баһавиев агымдагы елның гыйнвар, февраль айларында бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануга контроль турында сөйләде. РФ Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин хокук саклау органнары тарафыннан ачылган коррупцион юнәлештәге җинаять эшләре белән таныштырды. Ришвәтчелек фактларына мониторинг үткәрү өчен, Кояшлы бульвар, 7 дә урнашкан җәмәгатьчелек үзәкнең фойесында "Ышаныч тартмасы" урнаштырылган. Урындагы затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең шәхси файдаларына үз вәкаләтләрен арттырып җибәрүләренә тап булган гражданнар анда шикаятьләрен язып калдыра ала. Болардан тыш, кайнар линия телефоннары да эшли.
Менә алар: 8(84370) 2-11-04, 2-11-21, прокуратура -2-10-63, 2-10-64, эчке эшләр бүлеге - 2-11-40, 2-11-41, РФ ФСБ сының Яшел Үзәндәге дежур хезмәте - 4-23-86 һәм Казан шәһәрендәге аноним ышаныч телефоны - 231-45-45.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев