Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Нәфесне йөгәнләргә өйрәник

Ришвәтчелек турында күп ишетәбез, укыйбыз, язабыз. Яхшы эшкә урнашу, әйбәт дәвалану учреждениесенә эләгү, баланы укырга кертү, гомумән, ниндидер эшне алга җибәрү өчен бөтен таныш- белешләрне, югары урыннарда утыручы әшнәләрне эшкә җигү гадәте инде күптәннән килә.

Без - укырга үз көчебез белән кергән буын. Аттестатта баллар югары (бер генә дүртле) булса, югары уку йортына да имтиханны берсен бишкә, икенчесен дүрткә биргән очракта, калганнарын тапшырмыйча, автомат рәвештә кабул итәләр иде. Мин журналистика бүлегенә укырга шулай кердем. Алдан әти-әни йөрү турында уйларга да түгел, берсе механизатор, икенчесе савымчы булып эшләгән кадерлеләрем мин кулыма диплом алып, эшли башлаганчыга кадәр журналистның кем булуын аңламадылар.Чын татар районында туып-үсеп, тере урысны да Казанга укырга килгәч кенә күрдек. Әмма үзәккә үткәне - авылдан килгән вакытларда, кулыңда билетың була торып та, ике-өчәр көн самолетка эләгә алмыйча аэропорт саклавы иде. Югыйсә, ул билетларны авылдагылар берәр ай алдан алып куялар иде. Ул чорда Актаныштан Казанга бары һава юлы белән генә барырга була, хәзерге кебек юллар юк иде. Шул ук вакытта Лаешта укучы иптәш кызыма, аталары урында эшләүчеләрнең балаларына билетлары булмаса да ничектер самолетта урын табыла иде. Инде ничә еллар узгач кына берсе миңа серне ачты: 12 сум 50 тиенлек (ул заман өчен зур акча, кайбычлылар Колаңгыга кадәр шәһәр яны поездында 63 тиенгә атна саен кайталар иде) билетка өстәп, әтисе тагын биш сум акча бирә торган булган. Агроном булып эшләүче атасы һәр кайтуында эшне шулай җайлаган. "Безгә аэропорттагы бер танышыбыз үзе билет тәкъдим итеп алдан ук шалтырата иде, и-и-и аңа биргән ит, капчык-капчык бодай",- диде ул. Андый уй башыбызга да кереп карамаган шул безнең. Бит-битне, кул-кулны юа, диюләрен яши-яши генә аңладым..

Замана үзгәрү белән ришвәтчелекнең эчтәлеге дә үзгәрәдер ул. Акчаны меңнәр белән генә түгел, миллионнар белән таләп итә башладылар. Татарстанда Президент рәислегендә коррупциягә каршы көрәш алып барылуга, законнарның кырыс булуына да карамастан, курыкмыйлар.Татарстан Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтын үстерү комиссиясе башлыгы Владимир Шевчук журналистлар белән очрашуында халыкны коррупциягә каршы өндәргә, ришвәт очраклары турында хокук саклаучыларга хәбәр итәргә кирәклегенә басым ясап, коррупция кабинетларда түгел, безнең башыбызда ул, дигән иде. Үзең бирмәсәң, синнән кем ришвәт сорасын икән соң? Сорасалар да куркып калырга кирәкми.

(Язманың тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәтчелек