Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Ришвәтчелек уйдырма түгел... чынбарлык

Нәрсә соң ул ришвәтчелек? Әйе, аңлыйм, бу хакта газета битләрендә еш язалар, радиоэфир, телеэкраннарда да даими сөйләп торалар. "Балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә бүләк бирешүне күреп үсә. Ә үсеш чорында исә "барысын да сатып алырга мөмкин" дигән төшенчә тагын да ныгый төшә. Мәктәпне тәмамлаганда инде ул ришвәт биреп югары уку...

Ришвәтчелек уйдырма түгел, ә чынбарлык ул. Коррупция Россиягә генә хас дип уйлау, чынлап та, уйдырма. Бу ямьсез күренеш законнар өстенлек итү турындагы принципның җимерелүенә китерә, сәяси тотрыклылык, социаль бердәмлекнең нигезен какшата, икътисади үсешкә аяк чала. Ришвәтчелеккә чик куюда уңышларга ирешү өчен гомуммилли мәдәниятнең, ягъни бөтен кешелекнең аңа каршы торуы кирәк.

Безнең районның kaybici.tatarstan. ru порталында интерактив аноним анкета урнаштырылган. Бүгенге көндә анда 86 кеше үз тавышын биргән. Районда яшәү­челәрнең барысы да анкета сорауларына җавап бирүдә катнашсын иде. Район үзәк сырхауханәсендә һәм җәмәгатьчелек үзәгендә "Ышаныч тартмалары" куелган. Комиссия ике айга бер тапкыр ул тартмаларны ача, әмма алар гел буш була. Бу нәрсәне аңлата соң? Бездә ришвәтчелек юклыкнымы? Алай булса, бик яхшы булыр иде! Ә бәлки кешеләр битарафлык күрсәтәдер, аларның хәлне уңай якка үзгәртәсе килмидер? Җәмгыятебез ришвәтчелектән авырый, без барыбыз да шул җәмгыятьнең әгъзалары. Шуңа да барыбыз да ришвәтчелеккә каршы торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәтчелек уйдырма түгел

2
X