Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Заман чире

3-10 декабрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә ришвәтчелеккә каршы атналык уза.

9 декабрьдә билгеләп узылачак Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш кө­ненә багышланган атналык төрле чараларны колачлый. Барлык мәктәпләрдә дә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. "Ришвәтчелеккә - юк!", "Намуслы булу мода да һәм дә­рә­җәле" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөй­ләшүләр, акцияләрдә укучылар актив катнаша, стена газеталары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Район күләмендә 5-11 класс укучылары арасында плакат һәм буклетларга, шулай ук электив курслар, дә­ресләргә, класстан тыш чараларга, методик эш­лән­мәләргә бәйгеләр дә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәтчелеккә каршы атналык