Ришвәтчелеккә ничек чик куярга?
Россиядә ришвәтчелек проблемасы бик кискен тора. Бу катлаулы заманда ничек яшәргә һәм нәрсәгә ышанырга соң? Әдәбият дәресләрендә безгә кеше намуслы, эчкерсез, шәфкатьле булырга тиеш дип өйрәтәләр. Китаплар да шулай дип яза. Чынбарлыкта исә бөтенләй башка күренешкә тап буласың. Телевизорны ачсаң, җинаятьләр, үтерешләр яки рәхәт тормышта, байлыкта рәхәт чигүчеләр турында сюжетлар...
Бу дөньяда бөтен кыйммәтләрнең акча белән исәпләнүеннән кайчакта куркып та куям. Сиңа бәяне акылың һәм белемең, намуслы һәм эчкерсез булуыңа түгел, ә ни дәрәҗәдә бай икәнлегеңә карап бирүләре турында уйларга да куркыныч. Ришвәтчелек кемгә отышлы соң? Кеше нигә бер-берсенә ришвәт бирә һәм ала? Бу дөньяда хәзер ришвәттән башка яшәп булмыймы инде? Күз алдыбызга китерик әле, сездән таныш булмаган бер кеше акча сораса, нишлисез? Әлбәттә, куып чыгарасыз. Шулай булгач, ник соң коррупцион затларга ришвәт бирәбез? Югыйсә, алар да безгә беркем түгел бит. Гадәттә бу акчаларга нәрсә дә булса сатып алалар. Күрәсең, моның төп сәбәбе - тормыш үзе.
Тормыш һәм сәламәтлек. Бу сүзләрне әйткәндә мин врачларны гына күз алдында тотмыйм. Мисалга, армиягә бармый калуны алыйк. Кемнәрдер уллары армиягә бармасын өчен акча түли. Күпчелек ата-аналар бу юлга балалары өчен куркудан бара, чөнки Ватанны сакларга киткән егетләрнең өйгә кургаш табутларда кайткан очраклары да бар. Үз баласын өзелеп яратучы ана мондый кайгы минем гаиләмә дә килмәсен дип, барысын да эшләргә риза. Врачлар безне дәвалаган өчен хезмәт хакы ала. Шулай булгач, аларга нигә ришвәт бирергә? Дипломын алдау юлы белән алган врач кулына эләкмәбез, дигән гарантия кая? Андый кешеләр врач булып ничек эшли алыр?
Эре фирмада эшлисең килә икән - түлә. Абруйлы уку йортына барасың киләме - түлә. Яхшы эшкә зур блат, танышлык белән урнашырга мөмкин. Ата-аналарның күбесе балаларына зур акчалар чыгарып бирергә әзер. Кызыл диплом сатып алган ул-кызлары җылы кабинетларда эшли башлый.
Шулай да ришвәтчелектән бөтенләйгә котылырга мөмкинме? Мөмкин. Моның өчен бюрократизмны, кайбер файдасыз законнарны юкка чыгарырга, тәртип урнаштырырга гына кирәк. Коррупцияне бетерү өчен аңыбыздагы ялган тамырын тартып алу зарур. Бөтен кеше үз сүзләре өчен җавап бирергә өйрәнсен. Бу балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, кабинетлар, цехларда да, парламентта һәм башкарма власть органнарында да шулай булырга тиеш.
Хакимияткә намуссыз, саран кеше килә икән, идарә итү дәверендә ул үзенә иң зур кисәкне алып калырга тырыша. Аны җылы урыныннан алып ташлаганчыга кадәр бу шулай дәвам итәчәк. Кешеләр ришвәтчелеккә үзләре этәргеч ясый. Йогынтысы бик тә зур булган кешегә ришвәт бирәсең дә, бөтен проблемаларыңны берьюлы хәл итәсең... Ләкин бөтен кешедә дә зур акчалар юк шул. Моны байлар гына булдыра, ә калганнарга нишләргә?
Мине дә илдәге ришвәтчелек күренеше борчый. Хәзер унынчы класста укыйм. Тагын ел ярымнан соң үз тормышымны сайларга кирәк булачак. Әти-әниемнең мине акча түләп укытырга мөмкинлеге юк икәнлеген яхшы аңлыйм, шуңа да гел бишле билгеләренә генә уку, мәктәптә яхшы белем алу, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм шул нигездә югары уку йортына укырга керү өчен бар тырышлыгымны куям. Мин унберенче классны тәмамлаганда, илдә ришвәтчелек булмас дип ышанасы килә, югыйсә үзем теләгән университетка укырга керә алуыма шикләнәм. Шулай да күңелемдә өмет чаткысы бар. Бәлки бу юлы да бәхет елмаер. Быел әнә "Авылның йөз сәләтле баласы" бәйгесендә җиңдем, стипендиатка булдым. "Корстон" күңел ачу комплексында бүләкләделәр үземне.
Минемчә, ришвәтчелеккә чик кую өчен дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлары тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, куәтле армия, гадел судлар өстенлек итсен... Шул чакта гына чиновникларга ришвәт бирергә кирәк булмаячак. Әмма бу катлаулы бурыч. Шулай да мин ришвәтчелектән азат дәүләттә яшәргә өметләнәм.
Ришвәтчелек илебез икътисадының төп тормозы да әле ул. Ил җитәкчелеге бу ямьсез күренешкә каршы көрәш алып баруга да карамастан, уңышларыбыз, кызганычка каршы, мактанырлык түгел. РФ Президенты Дмитрий Медведевның түбәндәге сүзләрен истән чыгармыйк: "Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Көтүдән файда юк. Коррупция даими проблемага әйләнде һәм бу проблемага без даими җавап бирергә тиеш".
Минемчә, гражданлык җәмгыяте төзү яшь буыннан башланырга тиеш. Анда без бүгеннән үк хокукый аңлылык, законны үтәү орлыкларын чәчәргә тиешбез. Бүгенге малай-кызлар, ягъни без, бәлки, инде иртәгә үк дәүләт хезмәткәрләре, югары урыннар биләүче чиновникларга әйләнер. Шуңа да илнең төп бурычы - аларны намуслы гражданнар итеп тәрбияләү. Безгә законнарны, әхлаклылык нормаларын хөрмәт итүче, хезмәттәшләренең законсыз эш алымнарына чик куя белүче буын кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев