Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ришвәтчелек турындагы фикерләре белән уртаклашты

Ришвәтчелеккә каршы көрәш - дәүләт һәм киң җәмәгатьчелекне борчучы иң кискен проблемаларның берсе. Моның шулай икәнлеге беркемдә дә шик тудырмый. Коррупция - иминлеккә йогынты ясаучы куркыныч социаль күренеш. Берләшкән Милләтләр Оешмасының 9 декабрьне Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне дип игълан итүе очраклы гына түгел. Димәк, бу бөтен дөньяны борчучы мәсьәлә....

- Альберт Илгизәрович, безнең районда бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла.
- Без ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез. Бу хакта планеркаларда, депутатлар катнашында узучы район Советы утырышларында еш сөйлибез, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрәбез. Эшчәнлегебезне «Кайбыч муниципаль районында 2015-2020 елларда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру» программасы кысаларында алып барабыз. Анда төрле чараларны үткәрү вакыты һәм моның өчен җаваплы кешеләр күрсәтелгән. Программаның төп максаты - ришвәтчелекне китереп чыгаручы сәбәпләрне ачык­лау, кисәтү һәм юкка чыгару, бердәм сәясәт алып бару. Анда бу юнәлештә муниципаль органнарның гына түгел, ә гражданлык җәмгыять институтының да җаваплылыгын арттыруга басым ясала. Нәтиҗәлелеккә ирешүдә массакүләм матбугат чараларына зур бурыч йөкләнә. Журналистлар халыкка ришвәтчелеккә каршы алып барылучы сәясәтне җиткерергә, аналитик мәкаләләр язарга бурычлы. Матбугатның сүзе тәэсирле аның. Минем җитәкчелектәге ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекне координация­ләү комиссиясе составында хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, редакциядән дә бар. Болардан тыш, утырыш­ларга авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре дә чакырыла. Анда коррупция куркынычы булган мәсьәләләр карала. Без төрле программалар буенча бирелүче торак алучыларны исәпкә кую, йорт белән тәэмин итү, муниципаль карамактагы җир участокларын һәм күчемсез милекне бирү тәртибе, дәүләт (муниципаль) заказларны урнаштыру үтәлешенә, «көнкүреш» ришвәтчелекне булдырмауга аерым игътибар бирәбез.
- Массакүләм матбугат чараларында, радио, телевидениедә ришвәт алган өчен чиновникларны кулга алулары турында да еш язалар, сөйлиләр. Безнең районда моны булдырмас өчен ниләр эшләнә?
- Ришвәтчелек очраклары ил күләмендә күзәтелсә дә, урындагы бөтен затларга да мондый келәймә тагарга кирәкми. Бездә үз эшен намус белән башкаручы тәртипле, белемле җитәкчеләр күп. Врачлар, педагоглар арасында да иң зур күпчелекне шундый намуслы белгечләр тәшкил итә. Муниципаль хезмәткәрләрне эшкә алганда аларны муниципаль хокукый актлар белән таныштыралар. Административ регламент та расланган. Урындагы затлар закон нигезендә эшләргә тиешлеген белә, башкарасы эшләренең регламенты, сроклары билгеләнгән. Муниципаль хезмәткәрләр ел саен 30 апрельгә кадәр үзләренең, тормыш иптәшенең, балигъ булмаган яшьтәге балаларының керемнәре, милке турында мәгълүматлар тапшыра. Ул декларация районның рәсми сайтында да урнаштырыла. Район бюджетының үтәлеше белән дә шунда танышырга була.
- Ришвәтчелеккә каршы көрәштә халык белән үзара элемтә ничек оештырыла?
- Хәбәрдарлык һәм үтә күренмәлелек - профилактик эшчәнлекнең шулай ук нәтиҗәле бер төре. Атна саен кабинетымда гражданнарны кабул итү үткәрәм.Безгә проблемалары белән мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да тыңлыйбыз, ярдәм итү чараларын билгелибез, аның үтәлешен үз контролебезгә алабыз. Башкарма комитет җитәкчесе, башка җитәкчеләр дә халкыбызны тыңларга әзер. Гыйнварда авыл җирлекләрендә узучы халык җыеннарының барысында да үзем катнашам. Җирлекләргә хас проблемаларны болай да яхшы белсәм дә, мондый очрашулар вакытында аның яңалары да ачыла. Халкыбыз җиткергән наказлар безнең эшчәнлегебезгә аерым бер юнәлеш бирә. Ришвәтчелеккә каршы торуда, халык фикерен өйрәнүдә җәмәгатьчелек үзәгенә, район үзәк сырхау­ханәсенә куелган «Ышаныч тартмасы»ның роле зур. Ул тартмага һәр кеше ришвәтчелек очраклары турында хәбәрен калдыра ала. Бәхеткә, ул гадәттә буш була. Димәк, бездә мондый ямьсез күренешкә юл куелмый, халкыбыз эшчәнлектән канәгать. Әмма бу тынычланырга җирлек тудырмый, шуңа да профилактик эшчәнлекне дәвам итәргә кирәк. Район Советындагы мәгълүмати стендта да коррупциягә каршы эшчәнлегебез яктыртыла.
Район мәктәпләрендә бу юнәлештә максатчан эш алып барылуы уңай күренеш. Балалар кечкенәдән үк ришвәтчелекнең яман күренеш булуын белеп үссен. Алар ришвәтчелектән азат илдә яшәргә тиеш. Мәктәп укучылары районда гына түгел, республика күләмендә ришвәтчелеккә каршы үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаша, җиңүгә дә ирешә. Әле шушы көннәрдә генә Казанда узган бәйгедә Кайбыч укучыларының призлы урыннар яулап кайтуы да эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген дәлилли. Узган ел анда ике укучы җиңеп кайтса, быел дүрт укучыга җиңү шатлыгы елмайды. Район башлыгы исеменнән үткәрелүче «Ришвәтчелеккә - юк» дип исемләнгән бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр саны да кимеми. Бу бәйгене без быел да игълан иттек һәм аңа шушы көннәрдә йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләячәкбез.
Әгәр сездән ришвәт сорыйлар икән, ышаныч телефонына шалтыратырга, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ришвәтчелеккә каршы көрәшне һәркем үзеннән башларга тиешлеген дә онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев