Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Олы Урсак мәктәбе укучысының ришвәтчелеккә карашы нинди?

Мин - дәүләтебезнең бер гражданы. Имин, чәчәк атучы, бәйсез илдә яшәвем белән горурланам. Тыныч матур тормыш өчен без Җиңү көненә, азатлык хакына гомерен, сәламәтлеген кызганмаган батырларга бурычлыбыз.

Кызганычка каршы, шундый матур тормышта безнең өчен ят булган тискәре күренешләр дә очрый. Телевизорны ачсаң, җинаятьләр, үтерешләр, байлыкта рәхәт тормыш чигүчеләр турында сюжетлар күрсәтәләр, ришвәтчелек күренешләре турында еш сөйлиләр. Байлыгыннан ниш­ләргә белмәүче әнә шул кешеләр турында карыйсың да, кайберләренең мондый зиннәтле тормышка сәләтләре белән түгел, ә урларга, ялганларга оста булулары, ришвәт алу белән ирешүләрен аңлыйсың. Шулай итеп, кемдер алдый, кемдер алдана. Ришвәтчелек кемгә отышлы соң? Кеше нигә бер-берсенә ришвәт бирә һәм ала? Ришвәтчелекнең үз эченә нәрсәләр алуын ничек билгеләргә соң? Моңа хезмәт вазыйфасыннан явыз ният­тә файдалану, ришвәт бирү, алу, физик затның үз файдасы өчен законга каршы килеп акча, кыйммәтле һәм башка мөлкәтләрне кулга төшерүе һәм башка күп кенә күренешләрне кертеп була.
Әгәр кеше матди яки матди булмаган файда алу максатларында үзенең яки башка кешенең вазыйфасы торышыннан законсыз рәвештә файдалануда катнаша икән - ул ришвәтчелеккә каршы система өлешен тәшкил итә.
Көнкүреш мәсьәләләрен хәл иткәндә ришвәт бирү кайбер кешеләр өчен гадәти хәл. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше - бернинди закон да бозмый - бары тик аны алучы гына гаепле, дигән фикер яши. Әмма илебездә ришвәт бирүчеләргә карата да, ришвәт алучыларга карата да җәза бир каралган. Безнең илдә кешелеклелек, гаделлек хөкем сөрсен өчен, беренче чиратта, ришвәтчелекнең тамырына балта белән чабарга кирәк.
XXI гасырда урамга акчасыз чыгарга ярамый, бар нәрсәгә дә акча кирәк. Бүгенге көндә теләсә кем урамда үзенә кирәкле документны ясатып алырга мөмкин. Кайберәүләр шулай эшли. Мәсәлән, дип­лом сатып ала, шуннан эшкә бара һәм үзенең вазифаларын ничек итеп башкарырга да белми. Җинаятьчеләр төрмәләрдән кача һәм, үзләрен танымасыннар өчен, яңа тормыш башлап җибәрәм, дип ялган паспорт ясаталар. Машина йөртү таныклыгы сатып алучылар үзләрен генә түгел, башкалар гомерен дә куркыныч астына куя. Югары уку йортына керү өчен дә акча кирәклеге турында ишеткәнем бар.
Ришвәтнең тамырлары 9-10 гасырларга барып тоташадыр. Чөнки гади халык элек-элек­тән үк байларга, зур җирләр биләүчеләргә бүләкләр, кием-салым, бизәнү әйберләре, көмеш акчалар бирә килгән. Бу чорда мондый күренешләр гадәти хәл булып саналган. Акчаң булмаса, кыйммәтле әйберләр бирергә тиеш булгансың. Кешеләр, соңгы ризыгын гаиләсеннән тартып алып, байларның авызына салырга мәҗбүр булган. Аллаһы Тәгалә кешегә җан биргән, кеше акча уйлап чыгарган һәм шул акчалар аның башын әйләндергән.
Шулай итеп, ришвәт алучы баеганнан-байый бара. Җәмгыятьтә халыкны түбәнсетүчеләр, үзләренең дәрәҗәсеннән файдаланучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек сыйфатлары бөтенләй югалган. Җаваплы урыннарда эшләүче кешеләр законнарны бозмыйча эшләсеннәр иде.
Мине дә илдәге ришвәтчелек күренеше борчый. Мәктәпне тәмамлагач, үз тормышымны сайларга кирәк булачак. Минем дә әти-әниемнең акча түләп укытырга мөмкинлеге юк. Шуңа да гел дүртле, бишле билгеләренә генә укырга, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен бар тырышлыгымны куям. Намуслы булырга өйрәтәләр безне мәктәптә. Ришвәтчелек турында да бай мәгълүматка иябез.
Минемчә, ришвәтчелеккә чик кую өчен дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлары тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, гаделлек өстенлек итсен, коррупциягә каршы торучы кырыс законнар кабул ителсен.Шул чакта гына ришвәт бирергә кирәк булмаячак. Әмма бу катлаулы бурыч. Шулай да мин ришвәтчелектән азат дәүләттә яшәргә өметләнәм.
«Салымыңны түлә дә, тыныч йокла», дигән сүзләрне барыгызның да ишеткәне бардыр. Минем аны, «Ришвәт алмасаң, йокың да тыныч булыр», дип үзгәртәсем килә. Чөнки кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә ул. Бу гамәлең өчен барыбер үкенергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев