Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бадминтон – безнең уен

Спортның бадминтон төре республикабызда, шул исәптән безнең районда да киң колач ала бара. Спортчылар җирле, зона, республика ярышларында теләп катнашалар.

12 декабрьдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында ир-егетләр арасында бадминтон буенча район беренчелегенә ярыш узды. Бәйгедә унике авыл җирлегеннән һәм районның өч оешмасыннан командалар катнашты. Шәхси беренчелектә ярышлар кырык яшькә кадәр һәм кырык яшьтән олырак ике төркемгә бүленеп үткәрелде.

Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, бәйгегә старт бирелде. Кискен көрәштә җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучылар ачыкланды. Кырык яшькә кадәрге спортчылар арасында Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Юрий Григорьевка тиңнәр булмады. Ул, барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулады. Юрий Григорьев шулай ук турнирның абсолют җиңүчесе дип танылды һәм район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлегенең махсус бүләгенә ия булды. Икенче урынны Багай авыл җирлеге командасыннан Илнур Хәсәнов алды. Өченче урын Ябалак авыл җирлеге өчен чыгыш ясаган Сирин Гарифуллинга бирелде.

Кырык яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында Борындык төп мәктәбенең физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов җиңүгә иреште. Икенче урынны Мөрәле авыл җирлеге командасыннан Фрат Җиһаншин яулады. Иске Тәрбит авыл җирлеге командасыннан Юрий Анисимов өченче урынга чыкты.

Барлык җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар муниципаль район башлыгы исеменнән Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан Республикасы "Аграр яшьләр" берләшмәсенең Кайбыч бүлегеннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Киләсе атнада шундый ук ярышлар хатын-кызлар командалары арасында да үткәреләчәк, аның нәтиҗәләре нигезендә гомуми командалар җиңүчеләре билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бадминтон