Баскетбол уйный яшьләр
21 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә ТР гомумбелем бирү учреждениеләре командалары арасында мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында зона ярышлары булды.
Әлеге ярышта Яшел Үзән, Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле районнары командалары үзара көч сынашты. Анда районыбыз данын яклап Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең кызлар, Федоровское урта мәктәбенең егетләр командалары чыгыш ясады. Ике команда да өченче урынны яулады һәм бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев