Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнекеләр – дүртенче

Укучыларның VI Спартакиадасы кысаларында 13-14 гыйнвар көннәрендә Питрәч районы базасында 1999 - 2000 елгы малайлар командалары арасында хоккей буенча финал ярышлары булды.

Әлеге ярышта Олы Кайбыч урта мәктәбенең хоккей командасы да катнашты. 13 гыйнварда алар Алексеевск районы командасы белән уйнады. Көчләр тигез, көн­дәшләр әле берсе, әле икенчесе каршы капкага алка кертә. Уен төгәл­ләнергә санаулы минутлар калганда гына Алексеевск районы командасы якташларыбызга 7 нче алканы кертеп (7:6), җи­ңүне тартып ала.

Питрәч районы командасы белән очрашуда кайбычлылар 5:3 исәбенә оттыра. 14 гыйнвар көнне Илдус Вәлиуллин командасы Мөслим районы ко­мандасын 9:1 исәбе бе­­­л­ән җиңә. Шул ук көнне чирмешәнлеләргә 4:0 исә­бенә оттыра. Нәтиҗәдә, якташларыбыз дүртенче урынны яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей буенча финал ярышлары