Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Биле ныклар келәмгә чакырыла

Көннәрнең салкын торуы спортның кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрүне тоткарлый. Шул сәбәпле, бу чорда спортның башка төрләренә өстенлек бирелә.

Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бу атнаның шимбәсендә иртәнге сәгать тугызда "Олимп" спорт комплексында Кайбыч муниципаль район беренчелегенә авыл җирлекләре, район мәктәпләре командалары катнашында татар-башкорт спорт көрәше буенча ярыш үт­кә­рергә җыенулары хакында хәбәр итте. Ярышлар командалар һәм шәхси беренчелеккә 35тән алып 80 килограммнан югарырак үлчәү категорияләрендә (11 үлчәү категориясендә) барыр дип көтелә. Шәхси беренчелектә призлы урыннарга чыгучыларны Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр көтә. Җиңүче командаларга дипломнар, күчмә кубоклар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Олимп” спорт комплексы татарбашкорт спорт көрәше

2
X