Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Борындыкның яшь бадминтончылары Саратовтан зур җиңү белән кайтты

25-30 мартта Саратов шәһәрендә мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча өченче Бөтенроссия ярышы узды. Анда Татарстан Республикасы данын яклау хокукы беренче тапкыр Кайбыч районы бадминтончыларына бирелде.

Россия күләмендә узган ярышка бадминтончыларыбыз зур әзерлек белән барды. Мәскәүдән Владивостокка кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән кил­гән командалар катнашындагы ярышта безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясады. Ярыш шартлары буенча дүрт егет һәм дүрт кызны үз эченә алган команда бер мәк­тәптән тупланган булырга ти­еш. Бездән шундый мәктәп Борындык төп мәк­тәбе булды. Бу мәктәп юкка гына сайланмады, чөнки анда белем алучы 39 баланың барысы да менә инде ел ярым дәвамында физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә бадминтон белән шөгыльләнә. Алар район, республика күләмендәге ярышларда яхшы нәтиҗә­ләргә ирешә.

Кызлар һәм егетләр командалары аерым чыгыш ясады. Башта командалар жирәбә буенча ике төркемгә бүленде, алар арасында бәйге әйләнеш системасы буенча барды. Безнең командалар 2:3 исәбенә Мәскәү һәм Смоленск өлкәләре командаларына гына бирелеп, шул ук вакытта барлык командаларны 5:0 исә­бе­нә отып, өченче урыннарны яулады. Кызларга да җиңел булмады: алар, Владивосток һәм Мәскәү командаларына 1:4 исә­бенә оттырып, калган бар­лык көндәшләрен җиң­де. Ярышларның хәлиткеч мизгелләрендә үз төркемнәрендә өченче урыннарны яулаган командалар белән 5-6 урыннар өчен уен булды. Егетләргә Тө­мән шәһәреннән команда туры килде һәм безнекеләр аларны 4:1 исәбе­нә отты. Кызларга авыргарак туры килде, чөнки аларга көндәш булып мәйдан хуҗалары - Саратов командасы чыкты. Шулай да, кискен көрәштә ныклы характер күрсәтеп, 3:2 исәбенә җиңүне тартып алдылар. Соңгы нә­ти­җәләр буенча ике командабыз да бишенче урынны яулады. Безнең команда составында Инсаф Нигъмәтҗанов, Алмаз Аблаизов, Булат Хуҗин, Илмир Шәмсетдинов, Алисә Вәлиева, Ади­лә Хөснетдинова, Фирүзә Хуҗина һәм Гүзәл Хәй­руллина уйнады.

Бу ярыштда 1997 елда туган һәм алардан яшьрәк спортчылар катнашты. Кайбер командаларда Россия буенча йөз иң ях­шы уенчы рейтиныгына кергән уенчылар да бар иде. Ул вакытта безнең команданың төп өлешен 2001- 2004 елларда туган спортчылар тәшкил итте. Димәк, безнең команда хәзерге составта тагын берничә ел чыгыш ясый ала. Моның өчен килә­чәктә дә бадминтон белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Без үзебезнең якташлардан тагын да зуррак җиңүләр көтә алабыз.

Ә ярыш җиңүчеләре - Воронеж өлкәсе егетләре һәм Владивосток кызлары командалары дөнья чемпионатында чыгыш ясау хокукы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкның яшь бадминтончылары Саратовтан зур җиңү белән кайтты