Чаңгы марафонында – илле чакрым
Агымдагы елның 18 мартында "Казанские стальные профили" җәмгыяте үзенең Биектау районының Чебокса поселогындагы чаңгы базасында С.П.Ляпахин истәлегенә традицион 45 нче чаңгы марафонын үткәрде.
Әлеге ярышта ир-егетләр шактый ерак дистанциядә - 50, ә хатын-кызлар 30 чакрымда ярышты. 25 мартта ир-егетләр 30 чакрым ара узды. Бу ярышларның икесендә дә Мәлкинең спорт яратучы егете, район башкарма комитетының оештыру бүлегенең кадрлар эшен оештыру буенча әйдәүче белгече Алексей Горшков катнашты. Беренчесендә Алексей 84 спортчы арасында 54 нче килсә, икенчесендә 26 урынга чыкты.
Ярышларның баш хөкемдары - республика категорияле хөкемдар Фәнис Газизов иде. Оста чаңгычылар катнашуга да карамастан, арада дистанциядән төшеп калучылар да булган. Әмма максатчан, ныклы ихтыяр көченә ия Алексей Горшков финишка килеп җитә. Эштән бушаган араларда даими рәвештә тренировкаларга йөрү нәтиҗәсе дә бу. Чаңгыны гына түгел, спортның башка төрләрен дә үз итүче бу егет мәктәптә укыган елларында да район күләмендә үткәрелгән ярышларда да даими катнашып килә иде. Ул сәламәт яшәү рәвешен сайлаган. Башка яшьтәшләре дә аның үрнәгендә шулай спортны үз итсә, Кайбыч данын яклаучы спортчылар тагын да күбрәк булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев