Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбыч хоккей командасы чираттагы кубокны яулады

Спортның кышкы һәм җәйге төрләре буенча мәктәпләрнең I Спартакиадасы кысаларында 7-8 февральдә Апасның "Алтын алка" боз сараенда 6-8 класс укучылары арасында хоккей буенча республика ярышларының зона этабы үтте.

Ярыш шартлары буенча анда район этабында җи­ңү­челәр һәм бер мәктәптә генә укучылар катнаша ала. Районыбыз данын яклап, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең Илдус Вәлиуллин кул астында шөгыльләнүче укучылар чыгыш ясады. Бәйгедә Идел аръягы зонасы районнарыннан алты команда катнашты. Жирәбә нигезендә командалар ике төркемгә бүленде. Шулай итеп, безнең көн­дәш­ләребез дә ачыкланды: Кама Тамагы һәм Чүп­рәле районнары командалары. Ә икенче төр­кем­дә Апас, Тәтеш һәм Югары Ослан районнары командалары үзара көч сынашты. Мәктәпләрдә укучылар саны аз, сайлап алу мөмкинлеге булмавы команда белән уйный торган спорт төрләренә тискәре йогынты ясый. Чөнки кайбычлылар командасында биш уенчы һәм капкачы алышынмыйча уйнады. Укычылар өчен мондый киеренкелек авырга туры килә. Шулай да, якташларыбыз бирешмәде: Кама Тамагы командасын 4:0, чүпрәле­ләрне 5:0 исәбе белән җиңеп, ярымфиналга чыктылар.

Ярышларның икенче көнендә, команда составы бер уенчыга арткач, уен җиңеләйде, аз булса да алмаш ясарга мөмкинлек туды. Ярымфиналда да кайбычлылар көндәшләренә өмет калдырмады, Тәтеш командасын 4:0 исәбенә отып, финалга чыктылар. Финалда аларны Апас командасы көтә иде.

Уен башлануны белдереп сыбызгы яңгырагач, Апас командасы безнең капканы штурмларга кереште һәм беренче период уртасына якташларыбыз капкасына ике алка кертеп өлгерделәр. Уенчыларыбыз моңа күңелләрен төшермәде, киресенчә, яхшырак уйный башладылар һәм бу үзенең уңышларын да алып килде. Эдуард Воробьев бер-бер артлы ике алка кертеп, исәпне тигезләде. Икенче периодта безнең команда өстен барды. Эдуард керткән тагын ике алкага апаслылар һөкемдар ярдәме белән бер алка кертеп җавап бирделәр. Нәтиҗәдә уен якташларыбыз файдасына 4:3 исәбенә төгәлләнде. Команда составындагы барлык уенчыларга (Илгиз Ярхәмов, Эдуард Воробьев, Рәзил Бәдретдинов, Алмаз Гарәфетдинов, Илназ Миңнуллин, Артем Николаев, Рәсим Ильясов) истәлекле медальләр, командага кубок тапшырылды. Кайбычлылар командасыннан Рәзил Бәдретдинов иң яхшы капкачы дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч хоккей командасы чираттагы кубокны яулады