Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбыч хоккейчыларына бүләк ясадылар

Казандагы "Баско" боз сараенда Татарстан муниципаль районнарындагы 42 хоккей командасына хоккей киемнәре комплектлары алуга сертификат тапшыру тантансында кайбычлыларны да хөрмәтләделәр.

Татарстанда нефть чыгаруның 70 еллыгы уңаеннан "Татнефть" компаниясе әзерләгән бу бүләкне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм башка районнар вәкилләренә әлеге оешманың бүлек начальнигы Газинур Ибраһимов тапшырды. Татарстан хоккей федерациясе оештырган бу чарада катнашкан район башлыгы әйтеп узганча, сертификатка киемнәр алынгач, ул Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә укытучы-тренер, Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге яшь хоккейчылар командасына тапшырылачак. Бу команда район, зона, республика ярышларында әледән-әле җиңүләр яулый. Сигез киемне үз эченә алган һәр шәхси комплектның бәясе - 300 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч хоккейчыларына бүләк ясадылар