Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Кайбыч” катогы яңа шуу сезонын ачып җибәрде

"Кайбыч" боз мәйданында спортның кышкы төрләренә старт бирелде. Узган шимбәдә анда мәктәп укучылары тимераякта шуу буенча көч сынашты.

Ярышта ундүрт мәктәптән командалар катнашты. Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырып үткәннән соң, бәйгене кызлар башлап җибәрде. Кызлар да, егетләр дә 500 метр арага йөгерде. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Диана Вәлиуллина бу араны 1 минут 34 секунд эчендә үтеп, бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Федоровское мәктәбеннән оста бадминтончы кыз Полина Григорьева аннан ике секундка гына калышты. Өченче урында - Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Илсинә Шакирова.Тимераякта җилдәй җитез җилдерүче Дианадан спортның бу төре белән кайчаннан бирле шөгыльләнә башлавы белән кызыксындым.

- Әле узган ел гына, - диде ул. - Ул вакытта район мәгариф бүлеге ярыш үткәргән иде, шунда мин беренче урынны яуладым. Быел район күләмендә үтүче ярышларда икенче тапкыр катнашам, җиңүемә бик шат. Бездә шундый шәп боз мәйданы ачылуына мин дә, яшьтәшләрем дә сөенеп туя алмый.

Егетләр арасында да ярыш кискен барды, шулай да Олы Кайбыч мәктәбеннән Дамир Әүхәтшинга тиңнәр булмады. Ул ярты чакрым араны 1 минут 18 секунд эчендә үтте. Федоровское мәктәбеннән Вадим Моисеев аның үкчәсенә үк диярлек басып килде. Ярышта җиңүчеләрне шулай секундлар билгели шул. Олы Кайбыч мәктәбеннән Наил Сәгъдиев өченче урында.

Бу ярышта тренер-укытучы Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Физкультура укытучысы Юрий Григорьев җитәкчелегендәге Федоровское урта мәктәбе командасы - икенче, Рамил Нуриев җитәкчелегендәге Олы Урсак мәктәбе командасы - өченче урында. Төп мәктәпләр командалары арасында Мәлки командасына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Мөрәле һәм Кошман мәктәпләре командалары бүлеште. Шәхси беренчелектә, командалар арасында җиңүчеләргә дипломнарны, Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле медальләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов тапшырды.

- Бу ярышта җиңүчеләр 19 декабрьдә Саба районының урман хуҗалыгы поселогында узачак республика ярышларында катнаша, - диде Юрий Михайлов.

"Кайбыч" боз мәйданы өчен җаваплы Реваль Галәвовтан боз мәйданының эшләү режимы турында сораштым.

- Боз мәйданы үз эшен атнаның җиде көнендә алып бара. Дүшәмбе көнне көндезге сәгать өчтән бишенче яртыга, сишәмбе-чәршәмбе көннәрендә кичке сәгать биштән җиденче яртыга кадәр, пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә кичке сәгать җидедән тугызга, шимбәдә кичке биштән җидегә, якшәмбедә көндезге сәгать икедән дүрткә кадәр хоккейчылар шөгыльләнә. Ялларын файдалы, күңелле үткәрергә теләүчеләрнең барысын да боз мәйданына чакырабыз. Ярышлар уздырылмаса, шимбә, якшәмбедә иртәнге уннан көндезге уникегә, төштән соң сәгать икедән дүрткә кадәр, ә шимбәдә кичке сигезенче яртыдан тугызга, якшәмбе кичке алтыдан тугызга кадәр шуа алалар, - диде ул.

"Кайбыч" боз мәйданында спортчылар өчен уңай шартлар тудырыла. Җәйге чорда анда хоккей ярышларында уен исәбен алып бару өчен табло кайтартылды, комментатор кабинасы, тавыш көчәйткеч җиһазлар куелды. Шулай ук командаларга киенү-чишенү өчен тагын ике бүлмә, тренерлар бүлмәсе, ике душ кабинасы урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” катогы яңа шуу сезонын ачып җибәрде