Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы беренчелегенә бадминтон буенча ярыш узды

    18 гыйнварда мәктәпләрнең малайлар һәм кызлар командалары арасында Кайбыч муниципаль районы беренчелегенә бадминтон буенча ярыш узды.

    Ярыш 9- 10 мартта Кама Тамагы районында Татарстан чемпионатының зона этабына әзерлек кысаларында 2002 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында үткәрелде. Анда 14 гомумбелем бирү мәктәбеннән 68 яшь бадминтончы катнашты. Ярыш шартлары буенча командалар өч зонага бүленде. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә үткән ярыш нәтиҗәсе буенча өстен чыккан биш команда очрашты. Алар шәхси һәм командалар арасында җиңүчеләрне билгеләде. Малайлар арасында беренче-өченче урыннарны Мөрәле төп мәктәбеннән Айрат Мифтахов белән Алмаз Тимершин яулады. Федоровское мәктәбеннән Артем Дунаев икенче урынга чыкты. Кызлар арасында Федоровскоедан Полина Григорьева иң көчлесе булды. Борындык мәктәбеннән Адилә Хөснетдинова һәм Фирүзә Хуҗина икенче-өченче урыннарда. Командалар арасында Федоровсое урта мәктәбенә беренче урын эләкте. Икенче урын - борындыклыларда, өченче урын Мөрәле командасында.

    Калган командалар, территория принцибы буенча, Кошман һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләренә бүленде. Һәр зонадан ике иң яхшы команда, төркемнән иң көчле ике уенчы белән күчмә турнирда чыгыш ясау хокукы алды. Аның җиңүчеләре район күләмендә үткәреләчәк чираттагы ярышта иң көчлеләр төркемендә чыгыш ясау хокукы алачак. Шулай итеп, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Кече Мәме, Бәрлебашы, Чүти һәм Зур Подберезье мәктәпләре командалары бер- берсе белән очрашып, 4- 9 урыннарны билгеләде. Ярышлар 23 гыйнварда Иске Чәчкаб төп мәктәбе спорт залында үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: