Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында баскетбол буенча зона ярышлары узды

    Мәктәп укучыларының көзге каникуллары спорт чараларына бай булды. 2-7 ноябрь көннәрендә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе башлангыч, урта, өлкән класслар укучылары командалары катнашында баскетбол буенча зона ярышлары уздырды. Анда җиңү яулаган егетләр, кызлар командалары финал ярышларында очрашты.

    8 ноябрьдә Чүти урта гомумбелем бирү мәктә­бендә районның иң көчле командаларын, уенчыларын ачыклау максатында өлкән төркемдәге укучылар командаларының финал ярышлары булды. Барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итеп, Олы Кайбыч мәктәбе кызлары җиңү яулады. Федоровское мәктәбе командасы икенче урында. Өченче урын Чүти кызларына бирелде. Олы Кайбыч мәктәбе кызлары командасыннан 11 класс укучысы Эльвира Галәвова иң яхшы уенчы дип танылды.

    Егетләр командалары арасында да Олы Кайбыч егетләренә тиңнәр булмады. Бу командадан Илназ Сәлахиев иң яхшы уенчы дип табылды. Икенче урын өчен көрәш алып барган Федоровское, Чүти мәктәпләре командалары очрашуын укучылар һәм тренерлар арасында "нервалар уены" дип атарга мөмкин. Финал сыбызгысы яңгыраган вакытта исәп Федоровское командасы файдасына 32:31 иде һәм алар икенче урынны алды. Чүтилеләр өченче урынга чыкты.

    9 ноябрьдә Олы Кайбыч мәктәбендә 9 класска кадәр командалар үзара көч сынашты. Егетләр арасында Олы Кайбыч мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Бу командадан Ирек Зиадиев иң яхшы уенчы буларак танылды. Икенче урын - федоровскоелыларда. Зур Подберезье командасы - өченче. Кызлар командалары да сынатмады. Олы Кайбыч мәктәбе командасы һәм федоровскоелылар арасында кискен көрәш барды. Шулай итеп, Федоровское кызлары өченче, кайбычлылар икенче урынны яулады. Беренче урын һәм күчмә кубок Зур Урсак мәктәбенә эләкте. Бу уенда Зур Урсак мәктәбеннән Язилә Сираева иң яхшы уенчы исеменә лаек булды. Призлы урыннарга чыккан барлык уенчылар, командаларга медальләр, ә иң яхшы уенчыларга Мактау кәгазьләре һәм махсус бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: