Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Кайбыч таңнары»ның 3 кубогы да Зур Урсакка китте

Сиксән елдан артык район сулышын яктыртучы "Кайбыч таңнары" газетасының үз традицияләре бар.

Газетабызның 12 мартта билгеләп үтелүче туган көне уңаеннан чаңгы ярышы уздыру да матур гадәткә әйләнде. Быел унтугызынчы ярышка старт бирелде. Туган көнебез мартта гына булса да, чаңгычылар теләген исәп­кә алып, быел аны сал­кынрак вакытта үткәреп калырга булдык. Кышның соңгы көнендә Олы Кайбычтагы ял паркына җы­елган спортчыларыбызның күплеген күргәч, ничек шатланганыбызны бел­сәгез иде сез! Газетабыз призына үткәрелүче ярышта, гадәттә, мәктәп укучылары күпчелекне тәш­кил итә иде. Ә бу юлы оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләреннән 15 команда катнашты. Ветеринария врачлары да, банкирлар, полиция, га­дәттән тыш хәлләр идарәсе, башкарма комитет хезмәт­кәрләре, элемтә­челәр, терлекчеләр дә бар иде алар арасында. Багай, Борындык, Колаңгы, Зур Ур­сак, Ульянково, Мәл­ки, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре башлыклары, эш күп, дип тормаган, командаларына көч биреп тору өчен ярышка үз­лә­ре килгән. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, газета редакторы спортчыларны сәламлә­гән­нән соң, чаңгычылар стартка басты.

Төп мәктәпләр арасында да, урта гомумбелем би­рү мәктәпләре, оешмалар арасында да күчмә кубоклар Олы Урсакка китте. Оешмалардан Мәлки, Борындык авыл җирлекләре - икенче-өченче урын­нарда. Олы Кайбыч, Борындык, Иске Тәрбит мәк­тәпләре дә газета призына лаек булучылар арасында. Пенсия яшен­дәге спортчыларыбыз Альберт Ярхәмов, ирле-хатынлы Дамира һәм Фаил Шаһивәлиевлар, Дилә Әбү­зәрова, Мәдинә Закировалар да ярышта катнашты. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм кубоклар тапшырдык.

- Быел ярышны яхшы оештыргансыз, - диде Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов. - Катнашучылар күп, аларны кайнар чәй, камыр ризыклары белән бушлай сыйлау җаен да тапкансыз. Без ике команда алып килдек: мәк­тәп укучыларын һәм оешмадан. Дө­рес, җи­ңүгә ирешә алмадык, әмма зур канәгатьләнү белән кайтып китәбез.

Әйе, спорт рекордлар гы­на түгел, ә сәламәтлек иленә илтүче зур мәйдан да әле ул.

Газетабыз призына ел саен шулай район күлә­мен­дә ярыш үткәрүебезнең сере гади - без спорт­чыларның көчле, ныклы ихтыярлы булулары бе­лән беррәттән, аларның белемле, хәбәрдар булуларын да телибез. Журналистлар халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга да үз өлешен кер­тә. Әнә шундый чаралар ярдәмендә укучы белән газета арасын тагын да якынайтабыз, яңа абунәчеләр табабыз.


"Кайбыч таңнары" редакциясе коллективы ярышны үткәрүдәге теләктәшлеге өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, мәктәп укучыларын бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткәне өчен Яшел Үзәндәге якташыбыз Рәшит Ярхәмовка, кайнар чәй һәм ризыклар белән сыйлауны оештырганы өчен сәүдә оешмасы директоры Иван Чекмаревка, ярышның төп хөкемдары - яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайловка тирән рәхмәтен белдерә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кайбыч таңнары»ның 3 кубогы да Зур Урсакка китте