Күчмә кубок – Чүтидә
27 октябрьдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында район спартакиадасының көзге этабы кысаларында тугызынчы класска кадәрге укучылар катнашында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Ярышларда составында ике егет, ике кыз булган унбиш мәктәп командасы катнашты. Әмма, алдан хәбәр ителүгә дә карамастан Зур Подберезье, Рус Бәрлебашы, Кече Мәме һәм Колаңгы мәктәпләре ни өченедер ярышта катнашмады.
Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, бәйгегә старт бирелде. Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбенең Юрий Анисимов җитәкчелегендәге командасы ярышка зур әзерлек белән килгән. Шәхси беренчелектә аларга тиңнәр булмады. Егетләр арасында барган кискен көрәштә Илназ Биктимеров, Айдар Уткин беренче-икенче урыннарны яулады. Өченче урында- Борындыктан Инсаф Нигъмәтуллин. Кызлар арасында барган ярышта да чүтилеләр сынатмады, Динара Әхмәтшина беренче урынны яуласа, Анжелика Платонова дүртенче урынга чыкты. Икенче урынны Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Екатерина Улитина һәм өченче урынны Полина Григорьева яулады.
Командалар арасында зур өстенлек белән Чүти мәктәбе командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокка ия булды. Федоровскоелылар икенче, борындыклылар өченче урынны алды. Шәхси һәм команда ярышларында призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Биредә катнашкан һәр команда ярышларның оештырылу дәрәҗәсеннән канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев