Күчмә кубок – Кече Мәме командасында
Мәлки авылы егете, Ватан алдындагы хәрби бурычын Әфганстан Республикасында үтәгәндә һәлак булган Валерий Иванович Волков истәлегенә багышланган милли көрәш буенча район турниры узды.
Районның Олы Кайбыч, Мәлки, Мөрәле, Кече Мәме, Кошман, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Ябалак, Чүти авыл җирлекләре командалары катнашында үткән әлеге турнир ике келәмдә барса да, алты сәгатькә сузылды. Көрәш башта укучылар, аннан соң, ир- егетләр арасында барды.
Беренче келәмдә көрәшне Апас районыннан республика күләмендә татар- башкорт милли көрәше буенча хөкемдар, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылган көрәшче Ринат Гыйламов, икенчесендә Казан шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча тренер Наил Зиннәтов хөкем итте. Ярышны 30 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучы яшь спортчылар башлады. Озак кына бил алышканнан соң, бу үлчәү категориясендә җиңүчеләр дә ачыкланды. Беренче- икенче урыннарны Кече Мәме авыл җирлеге командасыннан Иван Токсаров белән Владимир Козин бүлеште. Өченче урынны Мөрәледән Наил Тимергалиев яулады.
35 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында да көрәш кискен барды. Бу үлчәү авырлыгында Кошманнан игезәкләр Шәфкать һәм Нәфкать Фәйзуллиннар, Иске Тәрбиттән игезәкләр Александр һәм Николай Демьяновлар чыгыш ясады. Бәйге барышында аларга бер- берсе белән дә бил алышырга туры килде. Шулай да бу үлчәүдә Шәфкать Фәйзуллин иң көчлесе булып чыкты. Олы Кайбыч командасыннан Рәдиф Зиннәтҗанов икенче урынга чыкты. Иске Тәрбиттән игезәкләрнең берсе - Александр Демьянов өченче урынны алды.
40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Ябалак авыл җирлеге командасыннан Кече Кайбыч егете Ранил Абдуллинга җиңү елмайды. Аның авылдашы Ранис Абдулхәеров өченче урынга чыкты. Икенче урынны Иске Тәрбиттән Станислав Кузнецов яулады.
45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында уңыш Кече Мәме егетләренә елмайды. Данил Токсаров һәм Николай Козин беренче-икенче урыннарны бүлеште. Кошманнан Айдар Камалиев - өченче урында.
50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында да Кече Мәме егетләре сынатмады. Дмитрий Майданов белән Игорь Федоров беренче-икенче урыннарны яулады. Олы Кайбычтан Азамат Михайлов өченче урынга чыкты.
Үлчәү авырлыгы арткан саен, көрәш кискенләшә барды. 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Мәлкидән Константин Луцев иң көчле көрәшче булуын кабат раслады. Авылдашы Дамир Хәбибуллин аңардан бераз гына калышты, ул- өченче урында. Икенче урынны Ябалак авыл җирлеге командасыннан Айдар Сибгатуллин яулады.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин җиңүгә иреште. Ул көрәш барышында техник алымнарны иң оста кулланучы буларак махсус призга лаек булды. Мәлкидән Антон Галкин, Мөрәледән Айрат Билалиев икенче-өченче урыннарда.
60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Кече Кайбыч авылы егете Ильмир Гашыйгуллин җиңүче булды. Укучылар арасында узган елгы Сабан туе батыры, Мәлкидән Павел Горшков икенче, Иске Тәрбиттән Артур Иванов өченче урынны алды.
Укучылар арасында көрәш тәмамлангач, келәмгә ир-егетләр чыкты. Элекке елларда Кайбыч Сабан туенда дан тоткан көрәшче Җәүдәт Гайнуллин кабат көчен сынап карарга булды. Келәмдә ул Чүти авыл җирлеге командасыннан Зур Тәрбит егете Олег Корников белән бил алышты. Яшьлек үзенекен итә дигәндәй, Олег көчлерәк булып чыкты.
Ир-егетләр арасында 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Валерий Фомин иң көчлесе иде. Мәлкидән Сергей Бичарин икенче, Иске Тәрбиттән Владислав Васильев өченче урыннарны алды.
75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Иске Тәрбит егетләре уңышлы чыгыш ясады. Артур Иванов беренче урынны яуласа, Дмитрий Петухов өченче урынга чыкты. Икенче урынны Кошманнан Динар Гатауллин алды.
75 килограммнан югары үлчәү авырлыгында узган елгы Сабан туеның абсолют батыры Николай Горшков җиңү яулады. Зур Тәрбит егете Олег Корников икенче урынга чыкты. Өченче урын Мәлкидән Алексей Бичаринга бирелде.
Барлык призлы урыннарга чыгучы көрәшчеләргә истәлекле медальләр, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Кече Мәмедән яшь көрәшче Алексей Владимиров җиңүгә омтылышы, Мәлкидән Руслан Митачкин тамашачылар күңелен яулаганы өчен Мактау кәгазе һәм махсус сын белән бүләкләнде.
Командалар арасында лаеклы рәвештә Кече Мәме авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Аларга ТР Президентының документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе начальнигы, әфган сугышында һәлак булган Валерий Волковның бертуган абыйсы Александр Иванович Волков әлеге турнир өчен махсус эшләтеп кайткан күчмә кубок тапшырды һәм:
- Районда спортның милли көрәш төрен үстерүгә керткән тырышлыгы, энем Валерийның якты истәлегенә шундый турнир оештырулары өчен район җитәкчелегенә, биредә катнашкан барлык көрәшчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Әлеге кубок күчмә, шуңа күрә бүген башланган турнир ел саен үткәрелеп, традициягә керер дип уйлыйм, - диде.
Икенче урынны мәлкилеләр яуласа, өченче урын Кошман авыл җирлеге командасына бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев