Күчмә кубок – Зур Урсак мәктәбендә

Соңгы елларда Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары спортның чаңгы төре буенча уңышлы чыгыш ясый.
Шуны истә тотып, район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге күптән түгел мәктәпләрнең 9 класска кадәр кызлар һәм егетләр командалары арасында чаңгы буенча эстафета ярышлары үткәрде.
Көннең чагыштырмача салкын булуы да яшь спортчыларны куркытмады. Бу ярышта егетләр өч, кызлар ике чакрым арада көч сынашты. Ярышны башлап, стартка баскан егетләр арасында җиңүчеләр ачыкланды: беренче урынны Зур Урсак мәктәбенең Олим Худоеров, Илнар Абдуллин, Раил Гыйльметдинов составындагы командасы яулады. Икенче урында узган елларда район күләмендә оста чаңгычылары белән дан тоткан Борындык төп мәктәбе командасы (Алмаз Аблазиев, Алмаз Гобәйдуллин, Инсаф Нигъмәтҗанов). Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы (Зилмир Гашыйгуллин, Ранил Абдуллин, Илнур Хикмәтуллин) өченче урында.
8-9 классларда укучы Олим Худоеров, Илнар Абдуллин, Раил Гыйльметдинов башлангыч классларда ук чаңгыда йөри башлаган, район күләмендә булган ярышларда катнашып киләләр. Быел Яшел Үзән районында республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашканнар. Узган ел "Кайбыч таңнары" газетасы призына үткәрелгән чаңгы буенча эстафета ярышында беренче урын алдылар.
- Классташым Эльвина белән бергә башлангыч классларда ук чаңгыда йөри башладык. Дүртенче класстан башлап район күләмендәге ярышларда катнашабыз. Мин 7-8 классларда район ярышларында беренче урынны алдым. 2012, 2013 елларда "Кайбыч таңнары" газетасы призына үткән ярышларда җиңү яуладык. Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Кукмара районында үткән республика беренчелегендә дә Эльвина белән бергә катнаштык. Быел Яшел Үзән шәһәрендә шәхси беренчелектә 88 кыз арасыннан 44нче булып килдем. Бүгенге ярышларда да бердәм чыгыш ясавыбыз безнең командага җиңү китерде. Спортны бик яратам, шулай да киләчәк һөнәремне башка юнәлештән сайлаячакмын. Нинди һөнәр сайласаң да, спорт белән шөгыльләнергә була бит, - ди Язилә Сираева.
- Хәзер мин алтынчы класста укыйм. Чаңгыда икенче класстан ук йөрим. Дүртенче класстан төрле ярышларда катнашам. Шулай ук, Буа, Яр Чаллы, Кукмарада үткән ярышларга да бардым. Район буенча үткәрелгән ярышлырда даими катнашам, җиңүләр яулыйм. Бүген дә уңышлы чыгыш ясадык, - ди яшь спортчы Исламия Кәримова.
Борындык кызлары да (Алисә Вәлиева, Гөлшат Вәлиева, Адилә Хөснетдинова) егетләрдән артта калмады - икенче урынга чыктылар. Федоровскоедан Екатерина Улитина, Полина Григорьева, Дарья Петрова составындагы команда өченче булды.
Җиңүче, призлы урыннарга чыккан командаларга, һәр әгъзасына район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов мактау кәгазьләре, истәлекле медальләр, Зур Урсак командасына күчмә кубок тапшырды. Ярышлар барышында Зур Урсак мәктәбе ашханәсе хезмәткәрләре укучыларны кайнар чәй, камыр ризыклары белән сыйлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз