Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кубок – Федоровскоеда

    20 октябрьдә Олы Кайбычтагы ял паркында район мәгариф бүлеге укучыларның 22 нче район спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярыш үткәрде.

    Район мәктәпләренең 10-11 класслары арасында үткән бу ярышта кызлар 100, 400, 1500 метр арага йөгерде, 4х100 арага эстафета ярышларында катнашты. Егетләр 100, 800, 1500 метр арада, эстафета ярышларында көч сынашты. Ярышның һәр төрендә шәхси беренчелектә җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды. Командалар арасында гомуми нәтиҗәләр буенча Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең Юрий Григорьев җитәкчелегендәге командасы җиңү яулап, дипломга һәм күчмә кубокка лаек булды. Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбенең Рамил Нуриев җитәкчелегендәге командасы икенче урынны яулады. Өченче урын Иске Тәрбит мәктәбенең Юрий Зайцев җитәкчелегендәге командасына бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: