Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мини футбол буенча ярышта икенче ел рәттән кайбычлылар җиңү яулады

Узган шимбәдә район укучыларының XXII спартакиадасы кысаларында урта мәктәпләрнең җыелма командалары катнашында мини футбол буенча ярыш үткәрелде.

Башта зона ярышлары Мәлки, Олы Кайбычта барды. Мәлки зонасында Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье урта мәктәпләре үзара көч сынашса, Олы Кайбычта Федоровское, Олы Кайбыч, Зур Урсак, Надеждино урта мәктәп­ләре командалары очрашты. Мәлки зонасында Иске Тәрбит мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Икенче урынны чүтиле­ләр яулады. Олы Кайбыч зонасында кайбычлылар бе­ренче урынга чыкты, Зур Урсак командасы икенче булды.

Шул ук көнне Олы Кайбычтагы ял паркында финал ярышлары үтте. Беренче-икенче урыннар өчен үз зоналарында җи­ңүгә ирешкән Олы Кайбыч һәм Иске Тәрбит мәк­тәпләре командалары көрәш алып барды. Кискен көрәштә кайбычлылар икенче ел рәттән җиңү яулады һәм турнирның төп призы - күчмә кубокны үзендә калдырды. Иске Тәрбит мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Өченче урын өчен зона ярышларында икенче урынны яулаган Зур Урсак, Чүти мәктәп­ләре чыгыш ясады. Кискен көрәштә Зур Урсак командасы чүтилеләрдән җиңүне тартып алды. Призлы урыннарны яу­лаган командаларга, шулай ук иң яхшы капкачы - Олы Кайбыч командасыннан Илдан Хәсәновка, иң яхшы һөҗүмче - Зур Урсактан Алмаз Нуриевка, иң яхшы сакчы - Иске Тәрбит команда­сын­нан Петр Красновка дипломнарны, бүләк­ләр­не район мәдәният бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мини футбол буенча ярыш