Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлкидә Әфганстанда һәлак булган якташыбызга багышлап көрәш ярышы уздырдылар

    Мәлкидә авылдашлары - Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр йөрәкле якташыбыз Валерий Волковның якты истәлегенә дүртенче ел рәттән милли көрәш буенча ачык турнир үткәрелә.

    Әлеге турнир Валерийның хәзерге вакытта Татарстан Президентының документлар белән идарә итү һәм контроль идарәсе начальнигы булып эшләүче бертуган абыйсы Александр Иванович оештырып җибәргән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге инициативаны хуплады гына, чөнки батырлар исемен онытырга хакыбыз юк.
    - Валерий Волков - Әфганстан җирендә батырларча һәлак булган дүрт якташыбызның берсе. Алар дүртесе дә туган илебез патриотлары. Бу турнир, беренчедән, якташыбызны ел саен искә алу максатында оештырылса, икенчедән үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатын күздә тота. Ярышны оештыручыларга, аның спонсоры - "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы директоры Юрий Осиповка, көрәшчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Спортның милли көрәш төре районда популяр, шулай да аны республика дәрәҗәсенә чыгару өчен бик күп эшлисе бар әле, - диде ул.
    Быелгы турнирда Валерийның әти-әнисе, авырыб­рак тору сәбәпле, үзләре катнаша алмады. Бәйгене оештыручылар район башлыгы белән берлектә аларның өйләренә барып хәлләрен белешеп кайтты.
    - Улыбызның якты истәлегенә ел саен район күләмендә турнир оештыручыларның барысына да рәхмәтлебез. Баласын югалтуның никадәр авыр булуын моны үз башыннан кичергән ата-аналар гына белә. Киләчәктә сугыш афәтләре булмасын, аналар улларын югалтмасын иде, - диде Анас­тасия Волкова.
    Турнирның мартта үткәрелүе дә юкка гына түгел, чөнки Валерий шушы айда туган. Гомерен дә март алып китә - Әфганстандагы бәрелешләрнең берсендә каты яралана һәм һәлак була ул.
    Бәйгедә район мәктәп­ләреннән җиде, авыл җирлекләреннән ун команда катнашты. Укучылар 25-65 килограммга кадәрге, 65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында бил алышса, ир-егетләр 75 килограммга кадәр һәм аннан югарырак үлчәмдә көч сынашты. Көрәш берьюлы ике келәмдә барды. Биш сәгатькә сузылган бәйгенең җиңүчеләре дә ачыкланды: мәктәпләр командалары арасында Кече Мәме командасы кабат үзләренең иң оста көрәшчеләр булуларын раслады. Олы Кайбыч, Иске Тәрбит мәктәпләре командалары - икенче-өченче урыннарда. Калган урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Кошман мәктәбе - дүртенче, заманында үзенең көчле көрәшчеләре белән дан тоткан Мәлки мәктәбе - бишенче, спортның бу төрендә беренче адымнарын ясаучы Олы Подберезье мәктәбе - алтынчы, Чүти урта мәктәбе командасы җиденче урында.
    Авыл җирлекләре командалары арасында да көрәш кискен барды. Район Сабан туенда ел саен мәйдан тоткан, батыр көрәшчеләре булган Кече Мәме авыл җирлеге командасы әлеге турнирның беренче-икенче елларында күчмә кубокны үз кулында нык тоткан иде. Былтыр келәм хуҗалары - Мәлки командасы җиңүгә ирешкән булса, Кече Мәме егетләре быел күчмә кубокны кабат кулга төшерде. Алар исәбендә төрле үлчәү авырлыгында биш беренче, бер икенче һәм ике өченче урын. Кошман авыл җирлеге - икенче, Иске Тәрбит командасы - өченче, мәлкилеләр - дүртенче, Ябалак командасы - бишенче, Олы Подберезье авыл җирлеге - алтынчы урында, алга таба Чүти, Олы Кайбыч, Колаңгы һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре командалары.
    Шәхси беренчелектә: 27 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында барлык өч урынны да Кече Мәмедән Виктор Самарский, Максим Фомин, Иван Токсаров яулады. 35 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Мәлкидән Данил Губеев һәм Марсель Гурьянов беренче-икенче урыннырны бүлешсә, өченче урынны Кече Кайбычтан Инсаф Низаметдинов алды. 40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Владимир Козин - беренче, Иске Тәрбиттән Айрат Хәйдәров - икенче, Кошманнан Айназ Саттаров - өченче урында. 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Кирилл Козин җиңү яуласа, Кошманнан Нәфкать Фәйзуллин белән Турминскийдан Александр Писарев икенче-өченче урыннарны бүлеште. 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Иске Тәрбиттән Руслан Иванов - беренче, Олы Тәрбиттән Алексей Тараканов - икенче, Иске Тәрбиттән Александр Демьянов - өченче урында. 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Владислав Филиппов - беренче урында. Икенче-өченче урыннарны Кече Кайбычтан Ранил Абдуллин һәм Иске Тәрбиттән Станислав Кузнецов бүлеште. 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Кайбычтан Илнур Хикмәтуллинга, Кошманнан Илнур Әхмәтшинга, Мәлкидән Илья Маланьевка уңыш елмайды. 65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Кече Кайбычтан Зилмир Гашыйгуллин, матур көрәш алымнары күрсәтеп, җиңүгә иреште. Турминскийдан Игорь Маркелов, Олы Тәрбиттән Павел Малов икенче-өченче урыннарда.
    75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кошман егете, узган елгы Сабан туеның абсолют батыры Динар Гатауллин үзенең көчле көрәшче булуын кабат раслады. Бик озак тарткалашканнан соң, Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин белән Иске Тәрбиттән Илгизәр Хәйдәров икенче-өченче урыннарны бүлеште. 75 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Владимир Токсаров белән Валерий Фомин беренче-өченче урыннарны яуласа, Колаңгыдан Газиз Шәйхетдинов икенче урынга чыкты.

    Шулай итеп, күчмә кубок турнирның быелгы чемпио­ны - Кече Мәме авыл җирлеге командасына китте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: